Бисмарк архипелагы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Иң эре утрауЯңа Британия 
Гомуми мәйдан49 700 км²
Иң биек ноктасы2300 м

Бисмарк архипелагы (элек — Яңа Британия, ингл. Bismarck Archipelago) — Тын океанда урнашкан утраулар төркеме. Папуа — Яңа Гвинея составында.

Ике эре утрау (Яңа Британия һәм Яңа Ирландия), Адмираллык утраулары һәм берничә вак утраудан гыйбарәт. Мәйданы 50,5 км²га якын. Эре утрауларның рельефы таулы, кечеләре — вулканик һәм мәрҗән утрауларыдыр; хәрәкәттәге вулканнар бар. Экваториаль климат. Кокс пальмасы, банан, шикәркамыш, тәмәке, пахта, кукуруз үстерелә.

Эре торак пунктлар һәм портлар: Рабаул, Кавиенг, Лоренгау. Бисмарк утрауларын 1616 елда голландлар кәшеф иткән; 1884 елдан (1918гә кадәр) архипелаг Германия колониясе булып киткән һәм аңа Отто фон Бисмарк исеме бирелгән.