Блага Димитрова
Блага Николова Димитрова (болг. Блага Николова Димитрова; 2 гыйнвар 1922, Бяла-Слатина — 2 май 2003, София) — болгар язучысы, шагыйрә, тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче. Сәясмән. Дәүләт эшмәкәре, Болгариянең вице-президенты (22 гыйнвар 1992 — 6 июль 1993).
Димитров премиясе лауреаты.
Блага Николова Димитрова 1922 елның 2 гыйнварында Болгариянең Бяла-Слатина шәһәрендә туган. София классик гимназиясендә укыган (1941), 1945 елда София университетында, соңрак Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтында укый, анда «Маяковский и болгарская поэзия» (1951) темасына диссертация яклый.
Күп еллар төрле гәҗит, журнал һәм нәшриятларда мөхәррир булып эшли. Ирекле шигъриятле җәмгыять кафедрасында эшли. Тәрҗемә белән шөгыльләнә.
Иҗаты
1938 елда мәктәптә укыганда ук төрле гәҗит һәм журналларда басылып чыга. Шигырьләр, чәчмә әсәрләре, юл язмалары, Вьетнам турында документаль китаплар, биографик һәм тәнкыйть тикшеренүләр авторы.
1987-1989 елларда Б.Димитрова белән диссиденты аркасында әсәрләренең басылып чыгуы тыела.
Сәяси һәм җәмәгать эшмәкәрлеге
1988 елда Блага Димитрова хөкүмәткә карамаган берничә оешманың, шул исәптән Русе тирә-юнь мохитен саклау буенча комитет һәм ачыклык һәм реконструкция клубы нигезләүчеләрнең берсе була. Соңрак Болгария Демократик Көчләре Берләшмәсендә демократик клублар Федерациясе, «Ачык җәмгыять» фонды җитәкчелегендә катнаша.
Болгария халык җыелышы депутаты.
1992-1993 елларда Болгария Республикасының вице - президенты була. Үз вазифасын президент Желю Желев гамәлләре белән килешмәү аркасында калдыра.
- До утре» (1959, шигырьләр)
- «Светът в шепа» (1962, шигырьләр)
- «Жена»
- «Обратно време» (1965, шигырьләр)
- «Пътуване към себе си» (1965, роман)
- «Осъдени на любов» (1967, шигырьләр)
- «Отклонение» (1967, роман)
- «Мигове» (1968, шигырьләр)
- «Страшния съд» (1969, роман)
- «Лавина» (1971, роман, 1981 елда экранлаштырыла)
- «Подземно небе» (1972, роман)
- «Как» (1974, шигырьләр)
- «Младостта на Багряна и нейните спътници» (1975; автордашлыкта)
- «Дни черни и бели. Елисавета Багряна — наблюдения и разговори» (1975, автордашлыкта)
- «Гонг» (1976, шигырьләр)
- «Глухарчето» (1996, роман)
- «Пространства» (1980, шигырьләр)
- «Лице» (1981, роман)
- «Лабиринт» (1987, шигырьләр)
- «Между» (1990, шигырьләр)
- «Нощен дневник» (1992, шигырьләр)
- «Отсам и отвъд. Силуети на приятели» (1992)
- «Знаци по снега» (1992)
- «Белези» (1937—1997, шигырьләр) (т. 1, 1997; т. 2, 1997)
- «Нощна лампа сред бял ден», 1999; ISBN 978-954-492-141-5
- «Времена», 2000; ISBN 978-954-439-659-6
- «Събрани творби»
- «Том 1. Ранни стихове», 2003; ISBN 978-954-90735-6-0
- «Том 2. Лирика и поеми», 2003; ISBN 978-954-90735-8-4
- «Том 3. Пътуване към себе си», 2003; ISBN 978-954-90735-9-1
- «Том 4. Отклонение», 2004; ISBN 978-954-93100-3-0
- «Том 5. Страшния съд», 2004; ISBN 978-954-93100-4-7
- «Том 6. Лавина», 2005; ISBN 978-954-93100-5-4
- «Том 7. Осъдени на любов», 2005; ISBN 954-931-010-8
- «Том 8. Стихове и поеми», 2006; ISBN 954-931-011-6
- «Том 9. Младостта на Багряна», 2008; ISBN 954-931-016-0
- «Том 10. Дни черни и бели», 2008; ISBN 954-931-019-1
- «Глас» (2004)
Бүләкләре
- 1-се дәрәҗә «Стара планина» ордены
- Димитров премиясе
- Христо Данов исемендәге премия
- Поляк ПЕН-клубы премиясе, А. Мицкевич әсәрләрен тәрҗемә иткән өчен (1977),
- А. Лундквист премиясе, швед шигриятен тәрҗемәләү өчен,
- Гердер премиясе (1991).
Җитди онкологияләре һәм авыр инсульттан соң вафат була
Әдәбият
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Blaga Nikolowa Dimitrowa // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ 1 2 Нәфис сәнгать архивы — 2003.
- ↑ http://catalog.bglit.org/en/details.php?classID=10&valueID=155227
Сылтамалар
- Биография [блг.]