Богородски вулысы (Тәтеш өязе)
Богородски вулысы (тат. باگارودسكى ۋولىٰسىٰ, рус. Богородская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Саралы вулысы (Лаеш өязе), Пичкас вулысы (Ыспас өязе), Зур Яңасала, Олы Кариле һәм Сөйки вулыслары белән чиктәш булган (1890). 14 торак пунктта 9526 кеше яшәгән.[1] 1924 елда Зур Яңасала һәм Сөйки вулыслары исәбенә зурайтыла. 1930 елда бетерелә, территориясе Кама Тамагы районына кушыла.