Борис Веденеев
Тәрҗемәи хәле
Борис Евгеньевич Веденеев 1884 елның 22 декабрендә Тифлиста туган. Петербург тимер юл инженерлары институтын 1909 елда тәмамлый. XX гасыр башында Мурманск һәм Ерак Көнчыгышта порт корылмаларын проектлау эше белән шөгыльләнә.
Днепрда гидростанцияне проектлауда катнаша. 1917 елгы Бөек Октябрь инкыйлабынан соң ГОЭЛРО планын эшләүдә зур өлеш кертё.
Днепр ГЭСы, Волховской ГЭСы[3] һәм Кондопожск ГЭСларын төзүдә җитәкчеләренең берсе булып эшли.
ССРБ Фәннәр академиясе академигы(1932) дигән фәнни исем бирелә. 1937 елдан Карелия АССРыннан ССРБ Югары Шурасы депутаты 1-2 чакыру депутаты булып сайлана.
Веденеев Борис Евгеньевич 1946 елның 25 сентябрендә вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнгән.
Бүләкләре һәм премияләре
1943 елда Фән һәм техника өлкәсендә күпьеллык күренекле эшләре өчен Беренче дәрәҗәдәге Сталин премиясе бирелә.
Өч Ленин ордены (шул исәптән 01.01.1945)
I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (10.06.1945)
Ике Кызыл Байрак Хезмәт ордены
башка медальләр
Академик Веденеев Сталин премиясен ССБР Оборона фондына тапшыра.
Хәтер
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Веденеев Борис Евгеньевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Веденеев, Борис Евгеньевич на биографии.ру
- ↑ БСЭ3. Веденеев Борис Евгеньевич
Чыганаклар
Григорьев С. В. Биографический словарь. Естествознание и техника в Карелии. — Петрозаводск: Карелия, 1973. — С. 253. — 269 с. — 1000 экз.
Тышкы сылтамалар
- Бориса Евгеньевича Веденеева
- Памяти академика Б. Е. Веденеева. // Вестник АН СССР, 1946, № 10