Борис Железнов

Борис Леонидович Железнов (10 февраль 1927, Житомир, Волын бүлгесе[d], Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР25 ноябрь 2025, Казан) — хокук белгече, юридик фәннәр докторы (1989), профессор (1990). Россия гуманитар һәм иҗтимагый фәннәр һәм Россия юридик фәннәр академяләре әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1993).

1948-1956 елларда ТАССР прокуратурасында, 1956-1961 елларда Татарстан китап нәшриятында өлкән мөхәррир булып эшли. 1961 елдан Казан университетында. 1991-2000 елларда — Татарстан конституцион күзәтү комитеты әгъзасы. Хезмәтләре Татарстанда милли дәүләт төзелеше тарихына карый.