Борис Әхмәтшин

Борис Гайсә улы Әхмәтшин (рус. Ахметшин Борис Гайсеевич; 22 гыйнвар 1938, Муса, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы1 июль 2024, Уфа, Башкортстан) — СССР һәм Россия фольклорчы-галиме. 1967 елдан — Башкорт дәүләт университеты укытучысы. Филология фәннәре докторы (1998), профессор (1998). Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган (2010) һәм мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2001), Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2000), Владимир Бирюков исемендәге Урал премиясе лауреаты (1997).

Тәрҗемәи хәле

Борис Әхмәтшин 1938 елның 22 гыйнварында Башкорт АССРның Учалы районы, Муса авылында туа[2].

1963 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1967 елдан Башкорт дәүләт университетында укыта[2].

1985—1987 елларда Вьетнамда командировкада була: Ханой шәһәрендәге чит телләр институтының рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли[2].

1987 елдан Башкорт дәүләт университетының филология факультетында: 1991 елдан — факультет деканы, 1992—2012 елларда — рус филологиясе кафедрасы мөдире.

1998 елда филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[3].

2012—2013 елларда — Мәскәү шәһәрендәге Дәүләт республика рус фольклоры үзәгендә төп фәнни хезмәткәр[2].

Галим 2024 елның 1 июлендә Уфа шәһәрендә вафат була.

Фәнни эшчәнлеге

«Башкорт халык иҗаты» җыентыгына кертелгән башкорт риваятьләрен, әкиятләрен һәм легендаларын рус теленә тәрҗемә итә. Ул — «Башкортстан: Кыскача энциклопедия», «Башкорт энциклопедиясе» мәкаләләре авторы.

Әдәбиятта һәм фольклорда башкорт һәм рус халыкларының этникара бәйләнешләрен өйрәнүгә багышланган 400 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән биш монография авторы, шулай ук югары уку йортлары өчен дәреслекләр яза.

1960 нчы еллардан башлап Башкортстан буйлап фольклор-этнографик экспедицияләрдә катнаша, 2011—2015 елларда җитәкче буларак[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2010)[4][5];
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2000);
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2001);
  • В. П. Бирюков исемендәге Урал премиясе лауреаты (1997).

Библиография

  • Горнозаводской фольклор Башкортостана и Урала / Б. Г. Ахметшин. — Уфа: Китап, 2001. — 287, [1] с., [1] л. портр. — Библиогр. в конце гл. и на с. 276—286. — Указ. авт. имен: с. 272—275. [рус.]
  • Современное состояние русской народной поэзии северо-восточной Башкирии [Текст] / Б. Г. Ахметшин // Вестник Российского гуманитарного научного фонда. — 2015. — № 2 (79). — С. 237—245 . — ISSN 1562-0484. [рус.]
  • Историк и теоретик фольклора (Лев Григорьевич Бараг) [Текст] / Б. Г. Ахметшин // «Бельские просторы» журналы. — 2023. — № 7. [рус.]

Сылтамалар