Бюрнуф Эжен
Эже́н Бюрну́ф (француз телендә:Eugène Burnouf) — борынгы фарсы чөй язуын тануга гаять зур кертем ясаган һәм XIX гасыр уртасы вакытының иң эре Буддачылык өйрәнүчесе булган мәшһүр француз галим - Шәркыять белгече[8].
Биография
Эжен Бюрнуф Париж шәһәрендә туган. Аның әтисе, профессор Жан-Луи Бюрнуф (1775—1844), яхшы репутация белән галим-классик һәм башка эшләре арасында Публий Корнелий Тацитның күренекле тәрҗемәсе (6 томда, 1827—1833) авторы булган. Эжен Шези, Антуан-Леонар җитәкчелеге астында изучал Санскрит өйрәнгән һәм Абель-Ремюз, Жан-Пьер җитәкчелегендә Кытай телен өйрәнгән[8]. 1826 һәм 1827 елларда Эжен Бюрнуф пали теленә кагылган ике хезмәт нәшер иткән, Essai sur le Pali (Лассен, Кристиан белән бергә) һәм тәңгәл килгән рәвештә Observations grammaticales sur quelques passages de l’essai sur le Pali.
Аннан соң ул Франциягә Анкетиль-Дюперрон, Абрахам Гиацинт тарафыннан Франциягә алып киленгән Авеста кулъязмаларын тану эше белән мәшгуль булган. Аның өйрәнүләренә рәхмәтле фәнни җәмгыять беренче кат Авеста теле белән таныша алган. Ул Vendidad Sade Франция Дәүләт китапханәсендә кулъязмадан Vendidad Sade литография техникасында бөтен тәфсилләре белән бастыруга ирешкән, һәм аны in folio өлешләр белән 1829—1843 елларда нәшер иткән.
1833 елдан 1835 елга кадәр ул Яснага комментариен, Commentaire sur le Yaçna, l’un des livres liturgiques des Parses-ны нәшер иткән.
Якынча шул ук вакытта Эжен Бюрнуф борынгы Фарсы чөй язуын тану эшенә мөһим кертем ясаган. Персепольдән чөй язуы күчермәләре были Нибур, Карстен тарафыннан күпкә элегрәк, 1778 елда нәшер ителгән булган, һәм бу фарсы ямзалары турында алдан нәтиҗәләр башка галимнәр тарафыннан эшләнгән булган инде. 1836 елда Эжен Бюрнуф беренчесендә сатрапий Дарий I сатрапияләрнең исемнәре исемлеге бар дип тапкан. Бу ачышка күрә ул утыз хәрефтән әлифбаны булдыра һәм нәшер итә алган, шул хәрефләрнең күбесен ул дөрес итеп таныган.
Бер ай элек, Бюрнуфның дусты Бонннан профессор Лассен шулай ук Персепольдән борынгы Фарсы язмалары буенча эшне нәшер иткән. Ул һәм Бюрнуф җанлы хат алышу алып барган һәм аның сатрапаияләрнең исемнәрен бәйсез рәвештә билгеләве һәм шуның ярдәмендә фарсы тамгаларының мәгънәсен билгеләве турында расламасы моның нәтиҗәсендә ярсулы һөҗүмнәргә дучар булган.
«Бхагавата-пурана»ның (Bhagavata Purana ou histoire poétique de Krichna) өч томда (1840—1847) Санскрит текстын һәм француз теленә тәрҗемәсен нәшер иткән. Аның соңгы эшләре булып «Һинд Буддачылыгы тарихына кереш» (Introduction à l’histoire du Bouddhisme indien, 1844) һәм Лотос сутрасы (Le lotus de la bonne loi, 1852) тәрҗемәсе булган. Егерме ел дәвамында ул Язмалар һәм нәфис сүз иҗаты әгъзасы һәм Коллеж де Франста санскрит профессоры булган.
Эшләре
- Essai sur le Pali (1826) Пали буенча инша
- Vendidad Sade, l’un des livres de Zoroastre (1829—1843)
- Commentaire sur le Yaçna, l’un des livres liturgiques des Parses (1833—1835)
- Mémoire sur les inscriptions cunéiformes (1838)
- Bhâgavata Purâna ou histoire poétique de Krichna (3 volumes, 1840—1847)
- Introduction à l’histoire du Bouddhisme indien (1844 ; 1876)
- Le Lotus de la bonne loi, traduit du sanscrit, accompagné d’un commentaire et de vingt et un mémoires relatifs au buddhisme (Paris, Imprimerie Nationale, 1852). Reprint: Librairie d’Amérique et d’Orient A. Maisonneuve, Paris, 1973.
Искәрмәләр
- ↑ http://www.aibl.fr/membres/academiciens-depuis-1663/article/eugene-burnouf
- ↑ https://aibl.fr/academiciens-depuis-1663/
- ↑ 1 2 3 www.accademiadellescienze.it (итал.)
- ↑ 1 2 Brozović D., Ladan T. Eugène Burnouf // Hrvatska enciklopedija (хорв.) — LZMK, 1999. — 9272 с. — ISBN 978-953-6036-31-8
- ↑ Eugène Burnouf // Annuaire prosopographique : la France savante
- ↑ Record #22139410 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
- ↑ Список профессоров Коллеж де Франс
- ↑ 1 2 Историография истории Древнего Востока: Иран, Средняя Азия, Индия, Китай / Под ред. проф. В. И. Кузищина. — Калып:Спб.: Алетейя, 2002. — С. 87. — ISBN 5-89329-497-1.