Бәки вулысы

Бәки (Олы Кариле) вулысы (тат. زور كىٰلەرىٰ ۋولىٰسىٰ, بەكى ۋولىٰسىٰ, рус. Больше-Кляринская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Иске Барыш, Зур Яңасала, Богородски, Сөйки, Никифор һәм Шонгат вулыслары белән чиктәш булган (1890). 13 торак пунктта 10181 кеше яшәгән.[1] 1920-елларга кадәр Олы Кариле вулысы дип аталган. 1924 елда Никифор һәм Иске Барыш вулыслары исәбенә зурайтыла. 1930 елда бетерелә, территориясе Апас, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарына кушыла.

Искәрмәләр