Вакифә Хәйруллина
Тәрҗемәи хәле
Вакифә Гыйльман кызы Хәйруллина 1947 елның 1 мартында Башкорт АССРның Балакатай районы Монас авылында туган.
Монас башлангыч мәктәбен тәмамлаганнан соң, Яныбай авылы урта мәктәбендә укыган. Мәсәгуть педагогия училищесын тәмамлаган[1].
1965нче елдан Үтәш һәм Әшәй мәктәпләрендә укыта[1].
1973 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган[2].
1973 елдан Уфа шәһәренең 20‑нче урта мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшли. 1974 елдан СССР Фәннәр академиясе Урал бүлеге Башкортстан фәнни үзәгенең Икътисади тикшеренүләр бүлегендә эшли, ә 1984 елдан шушы ук оешмада өлкән гыйльми хезмәткәр була[2].
1983 елда аспирантура тәмамлый һәм СССР Фәннәр академиясенең Икътисад институтында «Природные ресурсы и отраслевые структуры промышленности (на примере Башкирской АССР)» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый[1].
1989 елдан өзеклек белән Башкорт дәүләт университетында укыта: башта — өлкән укытучы, 1995 елдан — доцент[1].
1997-1998 елларда Башкортстан мәгарифне үстерү институтында директорның фән буенча урынбасары вазифасын башкара.
2008-2010 елларда Башкорт дәүләт университетының икътисадта математик ысуллар кафедрасы мөдире вазифасын башкаручы була[2].
Фәнни эшчәнлеге
100-дән артык фәнни хезмәт авторы.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Хайруллина Вакифа Гильмановна 2019 елның 3 декабрь көнендә архивланган. // Белокатайский район: история и современность.
- ↑ 1 2 3 Башҡорт энциклопедияһы — Хәйруллина Вәҡифә Ғилман ҡыҙы [Тикшерелгән 26 февраль 2021]
Сылтамалар
- Хәйруллина Вакифә Гыйльман кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. [Тикшерелгән 26 февраль 2021]
- Хайруллина Вакифә Гильмановна 2019 елның 3 декабрь көнендә архивланган. // Институт экономики, финансов и бизнеса Башкирского государственного университета.