Веракрус
Веракрус (исп. Veracruz), рәсми исеме Эройка-Веракрус (исп. Heroica Veracruz) — Мексиканың Веракрус штатында урнашкан шәһәр.
Географиясе
Шәһәр Мексика култыгы яр буенда, Тамаулипас түбәнлегендә урнашкан.
Тарих
1519 елда Эрнан Кортес тарафыннан Вилья-Рика-де-ла-Вера-Крус (Villa Rica de la Vera Cruz) исеме астында нигезләнгән. 1599 елда хәзерге урынга күчерелгән. Шәһәр 1838 һәм 1861 елларда франсузлар, 1847 һәм 1914 елларда америкалар тарафыннан кыска гына вакытка басып алына.
Халык
| 2010[2] |
|---|
| 428 323 |
Икътисад
Икътисад нигезе – хезмәт күрсәтү сферасы.
Мәдәният
Архитектурасы
Сан-Хван-де-Улва кирмәне (1528-1565 еллар), рәтүш бинасы (1627), инквизиция йорты (18 йөз азагы), Ла-Асунсьон (Күккә ашу, 1721-1734), Ла-Пастора (1783) чиркәүләре, һ.б.
Мәгариф
Югары уку йортлары: технология институты (1957); Веракрус университеты (Халапа) кампусы; дәүләтнеке булмаган Христофор Колумб ис. университет (1969). Хәрби-диңгез мәктәбе (1897); сәүдә флоты академиясе.
Кардәш шәһәрләр
Валенсия, Испания
Кадис, Испания
Ларедо, Америка Кушма Штатлары[1]
Майами-Дейд (округ, Флорида), Америка Кушма Штатлары
Мобил (Алабама), Америка Кушма Штатлары
Овьедо, Испания
Сан-Франсиско-де-Кампече, Мексика
Сан-Хосе (Калифорния), Америка Кушма Штатлары
Сантус, Бразилия
Тампа, Америка Кушма Штатлары
Халапа, Мексика