Виктор Гоголев
Гоголев Виктор Сергеевич (15 апрель 1929, Кызыл Чаллы — 25 гыйнвар 1995, Санкт-Петербург) — совет һәм Россия актёры, Башкорт АССРның атказанган артисты (1974).
Тәрҗемәи хәле
Виктор Гоголев 1929 елның 15 апрелендә Красные Челны шәһәрендә туган.
1957 елда А. В. Луначарский исемендәге ГИТИСны тәмамлаганнан соң, Ростов Ленин комсомолы исемендәге ТЮЗ-ында (1957—1960) эшли. Аннары — төрле драма театрларында: Куйбышев (1960—1961), Смоленск (1961—1962), Грозный (1962—1964), Ивановы-(1964—1965), Төмән (1965—1966), Сарытау (1966—1968), Пермь (1968—1970), Башкорт АССРның рус дәүләт академия драма театры (1970—1975), 1975—1976 елларда — Эстон ССРның Дәүләт рус драма театры артисты. 1976—1979 елларда — Ленсовет исемендәге Ленинград театры труппасында.
1980 елдан алып һәм гомеренең азагынача Н. П. Акимов исемендәге Комедия театры сәхнәсендә уйный.
В. С. Гоголев 1965 елның 25 гыйнварында Санкт-Петербургта инфаркттан вафат була.
Театрдагы рольләре
- Бу сөйкемле иске йорт — Эраст Петрович
- Ард урман әкиятләре — герцог Фердинанд
- Корольләр барысын да булдыра — академик
- Унике — священник
- Зойка фатиры — Иван Васильевич
- Тараскондан Тартарен — станция начальнигы
- Күләгә — мажордом
- Дүртенче планета — Савелий Евдокимович
Кинодагы рольләре
1977 елдан алып 1995 елга кадәр 60 тан артык кинофильмда уйный, алар арасында иң билгелеләре: «Берега», «Несколько дней из жизни Обломов», «Возвращение Будулая», «Государственная граница», «Сократ», «Ты у меня одна» һәм башкалар.
Сылтамалар
- Виктор Гоголев (ингл.) Internet Movie Database сайтында
- Виктор Гоголев на ruskino 2021 елның 16 июнь көнендә архивланган. [Тикшерелгән 15 март 2010]
- Виктор Гоголев — Фотографии, биография, фильмография — Афиша, afisha.ru [Тикшерелгән 14 март 2010]
- Виктор Гоголев // Павел Тихомиров — Есть такой театр… — Москва : Пробел-2000, 2014. — 394 с.
- Виктор Гоголев // Киносети, 2018