Вильям Кәмбелл

Уильям Сесил Кэмпбелл (ингл. William C. Campbell; 28 июнь 1930, Рамелтон[d], Ольстер) — чыгышы белән Ирландиядән булган Америка биохимик галиме. Фәннәр докторы (1957, Мэдисондагы Висконсин университеты), Дрю университеты профессоры.

АКШ Милли фәннәр академиясе (2002)[3][4] һәм Лондон король җәмгыяте (2020) әгъзасы[5].

2015 елда Сатоси Омура һәм Ту Юю белән бергә физиология һәм медицина буенча Нобель бүләген ала. Алар Streptomyces avermitilis бактерияләре яшәү эшчәнлеге продуктлары — авермектиннар нигезендә яңа дарулар классын ачалар[6].

Тәрҗемәи хәле

Балачагын һәм яшьлеген Ирландиянең Донегол графлыгындагы Рамелтон шәһәрчегендә үткәрә[7]. 1952 елда Тринити көллиятен тәмамлый һәм укуын дәвам итү өчен АКШка күченә. 1957 елда Мэдисондагы Висконсин университетында фәлсәфә докторы (PhD) диссертациясен яклый[8].

Фәнни эшчәнлеге

1957—1990 елларда Уильям Кэмпбелл Merck компаниясенең терапевтик тикшеренүләр институтында эшли[8]. Япон микробиологы Сатоси Омура белән бергә Streptomyces avermitilis туфрак бактерияләрен өйрәнә. Алардан актив матдә — авермектин аерып алына. Аны химик юл белән үзгәртү нәтиҗәсендә ивермектин ясала. Ул онхоцеркозга (елга сукырлыгы) һәм лимфа филяриозына каршы аеруча нәтиҗәле чара булып чыга[9][10]. 1990 елда Merck компаниясеннән киткәч, Кэмпбелл Дрю университетында фәнни хезмәткәр була[10].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • Физиология һәм медицина буенча Нобель бүләге (2015);
  • АКШ Милли фәннәр академиясе әгъзасы (2002)[11];
  • Мэдисондагы Висконсин университетының шәрәфле докторы (2005)[12];
  • Макгилл университетының шәрәфле докторы (2007)[13];
  • Тринити көллиятенең шәрәфле докторы (2012)[14];
  • Лондон король җәмгыяте әгъзасы (2020)[15];
  • Изге Патрик көне фәнни медале (2021)[16];
  • Рамелтонда бронза һәйкәл (2022 елның октябре)[17];
  • Тип О’Нил исемендәге Ирландия диаспорасы бүләге (2023)[18].

Шәхси тормышы

Мэри Мастин Кэмпбеллга өйләнгән, өч баласы бар. Массачусетс штатындагы Норт-Андоверда яши[19].

Искәрмәләр

  1. ↑ William Campbell Irish born American parasitologist // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  2. ↑ William C. Campbell // Munzinger Personen (нем.)
  3. ↑ 72 New Members Chosen by Academy Архивная копия от 10 июнь 2020 на Wayback Machine, 30 апреля 2002 [ингл.]
  4. ↑ Калып:Us nas id
  5. ↑ William Campbell Архивная копия от 10 июнь 2020 на Wayback Machine [ингл.]
  6. ↑ NAS (National Academy of Sciences). Member Directory (ингл.). nasonline.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  7. ↑ William C. Campbell – Biographical. NobelPrize.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2026.
  8. ↑ 1 2 William C. Campbell – Facts. NobelPrize.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2026.
  9. ↑ Press Release: The Nobel Prize in Physiology or Medicine 2015. NobelPrize.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2026.
  10. ↑ 1 2 Campbell, William Cecil. Infoplease. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2026.
  11. ↑ 72 New Members Chosen by Academy. National Academy of Sciences (30 апрель 2002). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2026.
  12. ↑ Nobel recipient Campbell earned master’s, doctorate at UW-Madison. UW-Madison News. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2026.
  13. ↑ Honorary degree recipient receives Nobel Prize in Medicine. McGill University. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2026.
  14. ↑ Honorary Degrees 2011-12. Trinity College Dublin. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2026.
  15. ↑ William Campbell. Royal Society. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2026.
  16. ↑ Nobel Prize winner Professor William C. Campbell awarded SFI St Patrick’s Day Science Medal. Trinity College Dublin. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2026.
  17. ↑ Drew University RISE Fellow Dr. William Campbell Has Statue Unveiled in Hometown. Drew University (4 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2026.
  18. ↑ Minister Fleming attends the Tip O’Neill Annual Irish Diaspora Awards in Buncrana. Government of Ireland. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2026.
  19. ↑ Hall of Fame: Dr. William C. Campbell. Irish America (март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2026.

Тема буенча өстәмә