Виталий Коваль
Тормыш юлы
Клуб карьерасы
Карьерасын 1998 елда Пермьның «Молот-Прикамье-2» клубында башлап җибәрә һәм 2000 елга кадәр Россиянең беренче лигасында чыгыш ясый. 2000 елда Лениногорскның «Нефтяник» командасына күчә һәм Россия чемпионатының югары лигасында уйный башлый. 2001 елда Коваль Россия суперлигасындагы «Молот-Прикамье» клубы белән контракт имзалый.
2003–2004 елларда кабат Россия югары лигасында Барнаулның «Мотор» клубы өчен чыгыш ясый. 2004/05 еллар сезонында Россия чемпионатында соңгы сезонын «Молот-Прикамье» составында уздыра. Сезон тәмамлангач, Гродноның «Неман» клубына күчә һәм өч сезонны Беларусь экстралигасында үткәрә. 2008 елда Континенталь хоккей лигасы оешкач, Виталий Коваль 2008 елдан 2010 елга кадәр — Минскның «Динамо», 2010 елдан 2011 елга кадәр — Мәскәү янындагы «Атлант» уенчысы. 2011 елдан 2014 елга кадәр Түбән Новгородның «Торпедо» командасында уйный. 2014 елда «Салават Юлаев» уенчысы була.
Беларусь милли җыелма командасы
Беларусь җыелма командасы өчен беренче тапкыр 2008 елгы дөнья чемпионатында Швециягә каршы матчта уйный. Россия җыелма командасына каршы уенда 53 бәрүне кире кайтара[2]. Шулай ук 2009 һәм 2010 елгы дөнья чемпионатларында һәм 2010 елгы Олимпиадада катнаша[3].
Беларусь җыелма командасы составында барлыгы 13 матч уздыра, 409 бәрүне кире кайтара һәм 43 шайба җибәрә.
2017 елның декабрендә Беларусь Либераль-демократик партиясенә керә һәм партия Рәисенең спорт һәм физик культура буенча киңәшчесе итеп билгеләнә[4].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Россия чемпионатының югары лигасында җиңү (2004–2005);
- Шпенглер кубогында җиңү (2009);
- Гагарин кубогы финалисты (2011);
- КХЛ чемпионатының көмеш призчысы (2010–2011);
- Беларусың иң яхшы хоккейчысы (2012).
== Искәрмәләр ==
- ↑ Мастера спорта международного класса Республики Беларусь, oblsport.grodno.by (2). 6 февраль 2017 тикшерелде.
- ↑ На, Коваль, на! Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2010. Архивировано 4 октябрь 2008 года.
- ↑ Руслан Салей: «Единственный, кто порадовал в матче с финнами, — наш вратарь Коваль». Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2010. Архивировано 21 февраль 2010 года.
- ↑ Сегодня в ряды ЛДПБ вступил известный белорусский спортсмен, белорусский хоккеист Виталий Коваль. Официальный сайт ЛДП. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 февраль 2018. Архивировано 17 февраль 2018 года.