Виталий Смольянинов
Виталий Иван улы Смольянинов (Виталий Смольянинов, рус. Виталий Иванович Смольянинов, 5 август 1983, Караганды, Караганды өлкәсе, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР) — Казахстан хоккейчесе (һөҗүмче), Югары хоккей лигасы чемпионы (2011).
Тормыш юлы
Караганда хоккей мәктәбе тәрбияләнүчесе. Профессиональ карьерасын 1998 елда Нижневартовск шәһәрендә башлый. Россия чемпионатының берничә лигасында һәм Казахстан чемпионатында уйный.
Россия чемпионатының беренче лигасында «Нефтехимик-2» һәм «Барыс» командалары өчен 109 уенда катнаша, «гол+пас» системасы буенча 16+26 очко җыя.
Россия чемпионатының югары лигасында 184 уен үткәрә, 39+56 очко җыя.
Россия чемпионатының суперлигасында Түбән Кама шәһәрендә бердәнбер уен уздыра.
Континенталь хоккей лигасында «Барыс» составында 14 уен үткәрә, 1 шайба кертә һәм 2 нәтиҗәле тапшыру бирә. 2010 елдан башлап Бөтенроссия хоккей лигасында (ВХЛ) уйный. 2010/11 еллар сезонында Төмән шәһәренең «Рубин» командасы составында 47 уенда катнашып, 11+9 очко җыя һәм ВХЛ чемпионы була.
2011/12 еллар сезоныннан башлап «Казцинк-Торпедо» (Усть-Каменогорск) хоккей клубы составында чыгыш ясый. 39 уенда катнаша, 10+11 очко җыя.
Казахстан чемпионаты уеннарында «Казцинк-Торпедо-2» составында 58 уенда катнаша һәм «гол+пас» системасы буенча 25+20 очко җыя.
В1 дивизионында 2003 елгы яшьләр арасындагы дөнья чемпионатының бронза призына ия.
«Алматы», «Сокол», «Арыстан», «Сарыарка», «Темиртау», «Бейбарыс» һәм «Арлан» командалары өчен уйный. 2018 елда уенчы карьерасын тәмамлый һәм «Темиртау» командасыны тренера булып эшли башлый [1].
2023 елдан «Сарыарка» хоккей клубының спорт директоры булып эшли[2][3].
Искәрмәләр
- ↑ Виталий Смольянинов завершил игровую карьеру и стал тренером "Темиртау". shaiba.kz (18 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
- ↑ Наталья КОВАЛЕВА. В хоккейном клубе «Сарыарка» кадровые изменения. Индустриальная Караганда (11 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
- ↑ Смольянинов Виталий Иванович. Хоккейный клуб "Сарыарка". Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.