Владимир Витевский

Владимир Витевский (Владимир Николай улы Витевский, 22 июль (3 август) 18453 гыйнвар 1906(1906-01-03) (60 яшь)) — тарихчы, укытучы, Казан укытучылар семинариясе һәм Мария хатын-кызлар гимназиясе укытучысы, Уваров пермиясе лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

Владимир Николаевич Витевский 1845 елның 22 июлендә Сембер губернасы Сенгилей өязе (хәзерге Самар өлкәсе) Подвалье авылында священник гаиләсендә туган.

Сембер дини училищесын белем ала, семинариягә укырга керә, әммә аннан китә. Гимназия курслары өчен имтихан бирә һәм 1866 елда Казан Император университетының тарихи-филологик факультетына укырга керә, аны 1870 елда тәмамлый.

1870-1874 елларда Уральск шәһәренең ике уку йортында — Җаек хәрби гимназиясендә һәм 1 нче разрядлы кызлар училищесында рус теле, тарих һәм география фәннәреннән укыта.

1874-1901 елларда Казанда рус-чит халык укытучылар семинариясендә һәм шулай ук 1897 елга кадәр кызлар мариин гимназиясендә укытучы булып эшли.

Хезмәтләре

Хәтер

  • Ырынбур губерна гыйльми архив комиссиясе тарафыннан В. Н. Витевский исемендәге бүләк булдырылган.

Әдәбият

  • Боже В. С. В. Н. Витевский (1845—1906) как историк Исетской провинции // Тез. докл. регион. науч. конф. «Выдающиеся представители общественно-политической и духовной жизни Урала». — Ч., 1997.
  • Зобов Ю. С. Историки Южного Урала. Вторая половина XIX — начало XX в. Учебное пособие. — Оренбург, 1991.