Владимир Зеленовский
Тормыш юлы
Футбол белән «КАМАЗ» футбол клубының Футболчылар әзерләү үзәгендә шөгыльләнә башлый, 14 яшендә аны «Ротор» махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр мәктәбенә күчерәләр[2]. Волгоград командасы өчен Россия Премьер-Лигасында чыгыш ясый, анда 23 уен үткәрә һәм 1 гол кертә. Клуб таркалганнан соң, Зеленовский Россиянең төрле дивизионнарындагы берничә командасын алыштыра, әмма беркайда да озакка калмый.
Россиянең яшүсмерләр һәм яшьләр җыелма командаларына чакырыла.
2015 елда Мәскәү «Локомотив»ының яшьләр командасында Денис Клюевның тренерлар штабына керә[3]. 2017 елда яңадан оештырылган «Казанка» клубында физик әзерлек буенча тренер була[4]. 2019 елның җәендә «Казанка»дан китеп, «Спартак-2»гә күчә. 2020 елның 10 гыйнварында, баш тренер алмашыну сәбәпле, «Спартак-2»дән китә[5].
2016—2017 елларда III дивизионның «Летний дождик» (Мәскәү) командасы өчен уйный[6].
2020—2021 елларда Казахстанның «Актобе» клубында баш тренер вазыйфаларын башкаручы була. 2021 елда Самараның «Крылья Советов» командасының физик әзерлек буенча тренеры булып эшли башлый[7]. 2025 елда Туланың «Арсенал» клубына күчә, анда шулай ук физик әзерлек буенча тренер вазыйфаларын башкара[8].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Уенчы буларак
«Носта»:
- ПФЛ Икенче дивизионының «Урал-Идел буе» зонасында беренче урын (2006).
Тренер буларак
«Актобе»: Казахстанның Беренче лигасында җиңүче: 2020.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Vladimir Zelenovskiy // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
- ↑ Яков Брегман: «Успехи футбольного «КАМАЗа» вызывали зависть у многих, в том числе, в Казани». Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2018. Архивировано 5 февраль 2018 года.
- ↑ Денис Клюев: «Здорово, когда много талантов» Архивная копия от 8 июль 2019 на Wayback Machine, Официальный сайт ФК Локомотив (30 июня 2015)
- ↑ Заявочный лист ФК «Казанка» (Москва) в ПФЛ. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2018. Архивировано 9 апрель 2018 года.
- ↑ Роман Пилипчук — главный тренер «Спартака-2». https://spartak.com. «Спартак» (15 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2020. Архивировано 15 гыйнвар 2020 года.
- ↑ ФНЛ и ПФЛ, объединяйтесь! Пора покончить с «советским пережитком». Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2020. Архивировано 8 июнь 2019 года.
- ↑ Зеленовский пополнил тренерский штаб «Крыльев» (рус.). Sport24.ru (22 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
- ↑ В тульский «Арсенал» перешёл тренер из «Крыльев Советов», также работал в московском «Спартаке-2» (рус.). Fanat1k.ru (21 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.