Владимир Макей

Владимир Макей, Владимир Владимир улы Макей (белар. Уладзімір Уладзіміравіч Макей, 1958 елның 5 августы, СССР, Белоруссия ССР, Гродно өлкәсе, Карэличы районы, Некрашэвичы2022 елның 26 ноябре, Беларусь, Минск)[1] ― беларус дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Белоруссиянең тышкы эшләр министры (2012―2022), Беларусь Республикасы Президенты Администрациясе башлыгы (2008―2012).

Тәрҗемәи хәле

1958 елның 5 августында Гродно өлкәсе Карэличы районы Некрашэвичы авылында туган. Минск дәүләт чит телләр педагогия институтын (1993 елдан Минск дәүләт лингвистика университеты) тәмамлаган (1980), Совет Армиясендә хезмәт иткән (1980—1992), запастагы полковник.[2]. Австрия Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик академиясендә укыган (1992―1993). Беларус һәм рус телләреннән тыш, Макей инглиз, шулай ук алман телләрен белгән.[3]

1993—2000 елларда дипломатик хезмәттә ― Белоруссия Тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм гуманитар хезмәттәшлек идарәсенең өченче секретаре, анализ һәм фаразлау бүлегенең икенче секретаре, Тышкы эшләр министрлыгы секретариатының икенче секретаре (1993―1995), Тышкы эшләр министрлыгының Дәүләт протокол хезмәте башлыгы урынбасары (1995―1996), Белоруссиянең Европа Советы каршындагы вәкиле, Беларусь Республикасының Франциядәге илчелеге киңәшчесе (1996―1999), Тышкы эшләр министрлыгының гомумаурупа хезмәттәшлеге идарәсе башлыгы (1999―2000) булып эшләгән.

2000―2008 елларда Беларусь Республикасы Президенты ярдәмчесе булып эшләгән. 2008 елның 15 июлендә Беларусь Республикасы Президенты Администрациясе башлыгы, 2012 елның 20 августында Беларусь Республикасы Тышкы эшләр министры итеп билгеләнә.[4] 2013 елда Макейдан 2010 елгы сайлаулар һәм протестлардан соң аңа каршы кертелгән Европа Советы санкцияләренең бер өлеше кире алынган. 2020 елның 4 июнендә Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко ил хөкүмәтен отставкага җибәргәндә, Владимир Макейның вәкаләтләрен озайта һәм аны республиканың тышкы сәяси ведомство башлыгы вазифасында саклап кала.[5]

2020 елның августында, президент сайлаулары һәм массакүләм протестлар башланганнан соң, Тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җыелышында Макей, дәүләт сәясәте белән риза булмаган һәркем эштән китәргә тиеш, дип белдергән.[6] 2020 елның ноябрендә ул Европа Советы белән хезмәттәшлекне туктатырга әзерлеге турында белдерә[7], ә элегрәк, санкцияләр кертелгән очракта, Евросоюз белән дипломатик мөнәсәбәтләрне тулысынча өзәргә әзер булуын ассызыклый.[8] 2021 елның гыйнварында Макей чит ил дипломатларын «протест акцияләрендә катнашырга өндәүдә һәм аларны „дәүләткә каршы конкрет юнәлештәге“ мәгълүмат урнаштыруда» гаепли, мондый төр фактларга бик конкрет һәм катгый бәя бирергә сүз бирә.[9] 2021 елның апрелендә, санкцияләрне катгыйландыру [Белоруссиянең] гражданлык җәмгыяте яшәүдән туктатачак, дип игълан итә.[10] 2021 елның февралендә Беларусь Республикасының элеккеге мәдәният министры һәм Франциядәге илчесе Павел Латушко Макейны икейөзлелектә гаепләп чыга, моңа кадәр ул Көнбатыш Европа һәм Америка дипломатлары белән мөнәсәбәтләр урнаштырганда, Россиягә каршы карашларын белдерсә, 2020 елгы сайлаулардан соң ул капма-каршы, Россия яклы карашларда тора башлаган һәм шуның белән Белоруссиянең суверенитетын юкка чыгу факты алдына куйган.[11]

2022 елның июнендә Владимир Макейга каршы Канада санкцияләре көченә кергән.[12]

2022 елның 26 ноябрендә кинәт вафат булган. Үлем сәбәбе ― миокард инфаркты.[13]

Гаилә хәле

Владимир Макейның беренче хатыны Маргарита исемле булган. Икенче никахта актриса Вера Поляковага өйләнгән.[14]
Балалары: беренче никахтан өлкән улы Виталий, дипломатик хезмәттә.[15]
Улы-Артем, кызы-Мария.[16]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. Умер министр иностранных дел Беларуси Владимир Макей [неопр.]. www.belta.by (26 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2022.
  2. Министр и заместители Министра иностранных дел Республики Беларусь. Министерство иностранных дел Республики Беларусь. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2021. Архивировано 19 декабрь 2020 года.
  3. Макей, Владимир Владимирович - ПЕРСОНА ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2021. Архивировано 8 февраль 2021 года.
  4. Лукашенко уволил главу МИДа. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2012. Архивировано 22 август 2012 года.
  5. Лукашенко сохранил за Макеем пост главы МИД Белоруссии (рус.). www.kommersant.ru (4 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июнь 2020. Архивировано 4 июнь 2020 года.
  6. Два сотрудника МИД Белоруссии поддержали протестующих. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2021. Архивировано 1 октябрь 2020 года.
  7. Макей: Беларусь готова прекратить любое сотрудничество с Советом Европы. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2021. Архивировано 24 гыйнвар 2021 года.
  8. Макей пригрозил разрывом дипотношений в качестве крайней меры при введении Евросоюзом санкций. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2021. Архивировано из оригинала 28 ноябрь 2020 года.
  9. Макей: некоторые послы стран ЕС в Беларуси размещают посты конкретной антигосударственной направленности. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2021. Архивировано 17 апрель 2021 года.
  10. Макей считает, что из-за санкций гражданское общество перестанет существовать
  11. Латушко: Неоднократно присутствовал на переговорах, когда Макей говорил об угрозах со стороны России. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2021. Архивировано 17 апрель 2021 года.
  12. Regulations Amending the Special Economic Measures (Belarus) Regulations (ингл.). Кабинет министров Канады (24 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2022.(үле сылтама)
  13. СМИ: причиной смерти Макея стал инфаркт
  14. "Главную роль я уже сыграла — стала мамой и женой". Как прошёл творческий вечер супруги главы МИД (рус.). TUT.BY (11 апрель 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 гыйнвар 2019. Архивировано из оригинала 24 гыйнвар 2019 года.
  15. "Сын Владимира Макея раскритиковал заявление МИД, адресованное США. Сам Макей написал про «конституционное большинство»" (рус.). TUT.BY (27 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2021. Архивировано из оригинала 27 март 2021 года.
  16. Где живут и чем занимаются дети белорусских топ-чиновников. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2021. Архивировано 27 март 2021 года.
  17. Указ Прэзідэнта Рэспублікі Беларусь ад 1 сакавіка 2006 года № 136 «Аб узнагароджаннi работнікаў, якія ўнеслi найбольш значны ўклад у сацыяльна-эканамічнае развіццё рэспублікi ў 2001—2005 гадах, дзяржаўнымi ўзнагародамi Рэспублікi Беларусь» 2015 елның 24 сентябрь көнендә архивланган. [белор.]
  18. Указ Прэзідэнта Рэспублікі Беларусь ад 26 лістапада 2018 года № 462 «Аб узнагароджанні» 2021 елның 7 май көнендә архивланган. [белор.]

Тема буенча өстәмә