Владимир Сосюра
Тәрҗемәи хәле
Сосюра Владимир Николаевич Украинаның Екатеринослав губерниясе Дебальцево станицасында 1897 елның 25 декабрендә туган. Кайбер чыганакларда 1901 ел дип күрсәтелә. Кабер ташына шушы дата куелган[2]).
Әтисе Николай Владимирович сызымчы булып эшләгән, француз чыгышлы булган.
Владимир Сосюра авыл мәктәбен тамамлап, авыл хуҗалыгы училищесына укырга кергән. Биредә шул ук вакытта булачак Советлар Берлеге Маршалы К. С. Москаленко да укыган [3].
12 яшеннән Донбасс шахталарында эшләгән, Ватандашлар сугышларында да катнашкан: башта Украина Халык Республикасы ягында, шуннан - Кызыл Армия ягында. Сугыштан соң Харьковтагы Коммунистик Университетта, ары Харьков халык мәгарифе институтындагы рабфакта укыган. Шул чорда әдәби иҗатка килә.
1942-1944 елларда Сосюра - хәрби корреспондент.
1951 елда аны «Правда» газетасында «буржуаз милләтчелек»тә гаепләп мәкаләләр басыла. Сәбәбе - 1944 елда матбугат «Любіть Україну» дигән шигырь («Любить Україну» 2018 елның 11 сентябрь көнендә архивланган.)
1965 елның 8 гыйнварында вафат булган.Киевта җирләнгән.
Башкортстанда эвакуациядә
Бөек Ватан сугышы елларында аның гаиләсе бер аз Өфедә яши. Үзе исә, хәрби корреспондент буларак, кайтып-китеп кенә йөри. 1941-43 елларда шагыйрьнең Башкортстанда булганда язылган "Киләм" ("Иду"), "Башкортстан күге астында" ("Под небом Башкирии"), "Кыш" ("Зима"), "Хәрби җырлар..." (“Песни боевые...") дигән һәм һ.б. шигырьләре Башкортстан табигатенә, башкорт халкының һәм Бөек Ватан сугышы елларында Башкортостанга эвакуацияләнгән төрле милләт вәкилләренең, атап әйткәндә, украиннарның дуслыгына багышланган. Сосюрның әсәрләре Хәниф Кәрим, Рәшит Нигъмәти, Сафуан Әлибай һәм башка шагыйрләр тарафыннан башкорт теленә тәрҗемә ителгән. Ул үзе Әхтәм Ихсан, Сәйфи Кудаш һәм башка берничә авторның әсәрләрен украин теленә тәрҗемә иткән.
Бүләкләре һәм премияләре
- Беренче дәрәҗә Сталин премиясе (1948)
- УССР-ның Тарас Шевченко исемендәге Милли премиясе (1962)
- ике Ленин ордены (5.1.1948; 24.11.1960)
- Кызыл Байрак ордены (13.9.1943)
- Хезмәт Кызыл Байрак ордены (4.1.1958)
- «Хөрмәт Билгесе ордены» (5.3.1939)
- медальләр
Чыганаклар
- С.Г.Сафуанов. Переяслав радасы. - Әдәби Башкортстан. 1954. № 5
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Сосюра Владимир Николаевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Сосюра Владимир Николаевич. kiev-necropol.narod.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 март 2016.
- ↑ Москаленко К. С. На Юго-Западном направлении. 1943—1945. Воспоминания командарма. Книга II. — М.: Наука, 1973. стр. 626
Сылтамалар
- Сосюра Владимир Николаевич [1] 2016 елның 21 апрель көнендә архивланган.
- Соловей Украины в Башкирии [2]
- [ Сосюра Владимир Николаевич] — Зур совет энциклопедиясендә мәкалә
- Владимир Николаевич Сосюра (1898-1965) 2018 елның 2 декабрь көнендә архивланган.
- Краткая литературная энциклопедия. Сосюра