Владислав Ховалыг
Владислав Товарищтайович Ховалыг (тыв. Владислав Товарищтай оглу Ховалыг; 1967 елның 24 декабре, Тээли, Тыва АССР, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2021 елның 28 сентябреннән Тыва Республикасы башлыгы (2021 елның 7 апреленнән 2021 елның 28 сентябренә кадәр Тыва Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы)[1]. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе әгъзасы.
Кызыл шәһәре башлыгы (2008 елның 30 июле — 1 ноябре). Тыва Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры (2007—2008).
Тәрҗемәи хәле
Владислав Ховалыг 1967 елның 24 декабрендә Тыва АССРның Тээли авылында туган.
1986—1988 елларда ССРБ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. 1988 елда Шагонар райпромкомбинатында эшче булып эшли башлый.
1992 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча Красноярск дәүләт университетын, 2006 елда «Кризиска каршы идарә» белгечлеге буенча Россия Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган.
Университетны тәмамлаганнан соң, Тыва Республикасының Мөлкәт буенча дәүләт комитетының хокук мәсьәләләре буенча баш белгече булып эшли.
Аннары, 1994 елдан 2004 елга кадәр, Финанс сәламәтләндерү һәм банкротлык буенча Россия Федерациясе федераль хезмәтенең Тывадагы территориаль органын җитәкли. Алга таба Тыва Республикасы финанс министрлыгына эшкә күчә, анда эзлекле рәвештә бүлек башлыгы һәм департамент башлыгы вазыйфаларын били.
2007 елның апреленнән 2008 елның июленә кадәр — Тыва Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры.
2008 елның 30 июлендә Кызыл шәһәр администрациясен шәһәр башлыгы буларак җитәкли. Бу постта ике срок эшли[2]. 2018 елның 1 ноябрендә мэр вәкаләтләрен Карим Сагаан-оолга тапшырган[3].
2018 елның 9 ноябреннән 2021 елның 7 апреленә кадәр — «Тываэнергосбыт» компаниясе генераль директоры.
Тыва Республикасы Башлыгы
2021 елның 7 апрелендә Россия Президенты Владимир Путин отставкага киткән Шолбан Кара-оол урынына Ховалыгны Тыва Республикасы башлыгы вазыйфаларсын вакытлыча башкаручы итеп билгеләү турындагы указга кул куя[4][5][6][7].
2021 елның 20 июнендә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге 19 сентябрьдә республика башлыгы сайлауларында катнашу өчен Ховалыг кандидатурасын тәкъдим иткән.
2021 елның 28 сентябрендә Владислав Ховалыг Тыва Республикасы башлыгы вазифасына керешә[8].
Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең 1 нче класслы киңәшчесе[9].
Гаилә
Өйләнгән, ике баласы бар.
Бүләкләр
- Россия Федерациясе Президентының рәхмәт хаты (2012),
- Тыва Республикасы башлыгының мактау грамотасы (2013, 2018),
- «Кызыл шәһәре үсешенә керткән өлеше өчен» медале (2017).
Искәрмәләр
- ↑ Владислав Ховалыг назначен врио главы Республики Тыва (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2021.
- ↑ Мэром Кызыла избран единоросс Владислав Ховалыг [рус.] (2013-11-12). 7 ноябрь 2018 тикшерелде.
- ↑ Новым мэром Кызыла стал топ-менеджер АО «Тываэнерго» [рус.], ИА REGNUM. 7 ноябрь 2018 тикшерелде.
- ↑ Путин освободил от должности главу Тувы Кара-оола. Врио назначен Владислав Ховалыг. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2021.
- ↑ Путин отправил в отставку главу Тувы (рус.). РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2021.
- ↑ Врио главы Тувы назначен Владислав Ховалыг (рус.). Life.ru (7 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2021.
- ↑ {{{заглавие}}} // Коммерсантъ.
- ↑ Владислав Ховалыг вступил в должность главы Тувы. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2021.
- ↑ Ховалыг Владислав Товарищтайевич | Энциклопедия РИА ФедералПресс (рус.). lib.fedpress.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2018.