Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты

Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты (рус. Воронежский государственный архитектурно-строительный университет) — 2016 елның җәенә кадәр мөстәкыйль эшләгән Воронеж шәһәренең югары уку йорты. Хәзерге вакытта Воронеж дәүләт техник университеты белән берләшкән.

Тарих

  • 1930 ел — Воронеж шәһәрендә Төзелеш югары техник уку йорты барлыкка килә[1].
  • 1932 ел — Әлеге уку йорты Воронеж инженер-төзелеш институты буларак үзгәртелә[2].
  • 1941 ел — ВИТИ Воронеж авиация институтына үзгәртелә[3].
  • 1944 ел — институтның элеккеге исеме кайтартыла (Воронеж инженер-төзелеш институты)[4]
  • 1981 ел — ВИТИ Воронеж Хезмәт Кызыл Байрагы ордены инженер-төзелеш институты дип үзгәртелә[5].
  • 1986 ел — 13 майда ВИТИ югары уку йорты командасы (капитаны — Олег Песков) яңадан торгызылган телевизион КВНның беренче уенында катнаша һәм Мәскәү дәүләт төзелеш университеты командасын җиңә. 1987 елның апрелендә узган ярымфинал уенында сезонның булачак чемпионнарына — Одесса джентльменнары командасына оттыралар.
  • 1993 ел — институт Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш академиясе дип үзгәртелә[6].
  • 2000 ел — академия Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты итеп дип үзгәртелә[7], 2003 елның 17 гыйнварында Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты югары һөнәри белем бирүче дәүләт мәгариф учреждениесе буларак Юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертелә.
  • 2011 ел — май аенда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә югары уку йорты «Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты» федераль дәүләт бюджет югары һөнәри белем бирү учреждениесе дип үзгәртелә.
  • 2016 ел — март аенда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты (ВДАТУ) Воронеж өлкәсендә региональ терәк университетын формалаштыру кысаларында Воронеж дәүләт техник университетына (ВДТУ) кушылу рәвешендә үзгәртеп корыла[8].

Институтлар

  • Архитектура институты
  • Юл-транспорт институты (элекке Механик-автоюллар институты)
  • Төзелеш-технология институты
  • Төзелештә инженерлык системалары институты
  • Төзелеш институты
  • Икътисад, менеджмент һәм мәгълүмати технологияләр институты (ФЭУ кушылган)
  • Урта һөнәри белем бирү институты

Журналлар

«Научный вестник ВГАСУ. Строительство и архитектура»

  • Журнал Югары аттестация комиссиясенең (ВАК) рецензияләнә торган алдынгы фәнни журналлар һәм басмалар исемлегенә кертелгән; елына 4 тапкыр чыга (март, июнь, сентябрь, декабрь)[9][10].
  • Scientific Herald of the Voronezh State University of Architecture and Civil Engineering. Construction and Architecture» журналының инглизчә версиясе бар.
  • Баш мөхәррир - Игорь Степан улы Суровцев, т.ф.д., профессор (Воронеж дәүләт архитектура һәм төзелеш техник университеты).

Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университетының дөньяның 140 илендә инженер вазифаларында эшләргә мөмкинлек бирүче халыкара сертификаты бар, университет Европа төзелеш факультетлары ассоциациясе әгъзасы, 2004 елда сыйфат өчен халыкара бүләк белән бүләкләнә[11].

Университет галимнәре тарафыннан тимер юллар системасын камилләштерү өчен берничә инновацион карар тәкъдим ителә, Воронеж сусаклагычын яңарту проекты эшләнә.

Искәрмәләр

  1. Решение Президиума Центрально-Черноземного областного исполнительного комитета от 24 августа 1930 года № 37/2984
  2. Постановление СНК СССР от 11 мая 1932 г. № 621
  3. Постановление СНК СССР от 12 июня 1941 г. № 1548—645
  4. Постановление СНК СССР от 4 мая 1944 г. № 501
  5. Указ Президиума Верховного Совета СССР 1 июля 1981 года и приказ Министерства высшего и среднего специального образования СССР от 10 июля 1981 г. № 732
  6. Приказ Государственного Комитета Российской Федерации по высшему образованию от 5 июля 1993 г. № 55
  7. Приказ Министерства образования Российской Федерации от 24 ноября 2000 г. № 3403
  8. Приказ о реорганизации ВГТУ и ВГАСУ. Архивировано 24 сентябрь 2016 года.
  9. Официальный сайт журнала.
  10. — ВАК: Перечень ведущих периодических изданий, в которых должны быть опубликованы основные научные результаты диссертаций на соискание ученых степеней кандидата и доктора наук. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2020. Архивировано 14 сентябрь 2010 года.
  11. Воронежский Государственный Архитектурно-Строительный Университет. Приглашение. 2005 год.

Сылтамалар