Габдевәли Мөэминов

Абдували Муминович Муминов (1 сентябрь 1902, Нәмәнгән вилаяте — 9 июль 1965, СССР) — Үзбәкстанның дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, Үзбәкстан ССР Югары Советы Президиумы рәисе (1943—1947)[1].

Тәрҗемәи хәле

1902 елда Россия империясенең Фәрганә өлкәсе территориясендә (хәзерге вакытта Үзбәкстанның Нәмәнгән өлкәсе Уйчи районы) туа. Диһкан булып эшли, күмәк хуҗалыклар оештыруда катнаша, Ворошилов исемендәге күмәк хуҗалыкны, аннары Уйчи районы башкарма комитетын җитәкли[2].

1942—1943 елларда Фәрганә өлкә Советы башкарма комитеты рәисе була. 1943 елның 22 мартыннан 1947 елның 17 мартына кадәр Үзбәкстан ССР Югары Советы Президиумын җитәкли[1]. Алга таба республиканың Югары Советы Президиумы рәисе урынбасары, Ховос районында совхоз директоры һәм Уйчи районында Киров исемендәге күмәк хуҗалык рәисе булып эшли[3].

Үзбәкстан ССР Югары Советының I чакырылыш депутаты һәм СССР Югары Советының II чакырылыш депутаты итеп сайлана[3].

1965 елның 9 июлендә вафат була.

Бүләкләре

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 Muminov, Abduvali (ингл.). Rulers. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2026.
  2. ↑ По ленинскому пути (рус.) (PDF). Научная библиотека Томского государственного университета (1940). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2026.
  3. ↑ 1 2 Муминов Абдували (рус.). Справочник по истории Коммунистической партии и Советского Союза 1898—1991. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2026.

Әдәбият

  • Үзбәк совет энциклопедиясе: 14 томда / баш мөхәррир К. А. Зуфаров. — Ташкент: Үзбәк совет энциклопедиясенең баш редакциясе.