Нәмәнгән вилаяте

Нәмәнгән вилаяте (үзб. Namangan viloyati), элекке исеме Нәмәнгән өлкәсе ― Үзбәкстанның көнчыгышында, Фәрганә үзәненең төньягында урнашкан административ берәмлек (вилаять). Административ үзәгеНәмәнгән шәһәре.

undefined

География

Мәйданы – 7900 кв.км. Үзбәкстанның көнчыгышында, Фәрганә үзәненең төньяк өлешендә Сырдәрья елгасының уң ярында урнашкан.

Нәмәнгән вилаяте көнбатышта Ташкент, көнчыгышта Әндиҗан, көньякта Фәрганә вилаятьләре һәм көньяк-көнбатышта Таҗикстанның Согыд вилаяте, төньякта Кыргызстанның Җәлал-Абад өлкәсе белән чиктәш.

Фәрганә үзәнеҮзәк Азиядәге таулар арасындагы иңкүлек. Мәйданы – якынча 22 мең кв.км, янәшәсендәге таулар белән 80 мең кв.км. Өстән караганда 300 км озынлыктагы һәм 170 км киңлекле эллипска охшаш. Максималь температура +43 °C ка җитә, кыш көне кайвакытта -25 °C та була.

Климат

Нәмәнгән вилаятенең климаты, бөтен Фәрганә үзәнеке кебек, континенталь, йомшак, дымлы кыш (сирәк кенә кырыс) һәм коры эссе җәй белән билгеләнә.[1]

Халкы

2020 елда халык саны 2 810 900 кеше. Милли составы: үзбәкләр – 88,4%, таҗиклар – 8,8%, руслар – 0,7%, кыргызлар — 1,0%, башка милләтләр – 1,0%

Тарих

СССР Югары Советы Президиумының 1941 елның 6 мартындагы Указы белән Фәрганә өлкәсе территориясеннән Әндиҗан һәм Нәмәнгән өлкәләре оештырылган.

1960 елның 25 гыйнварында Нәмәнгән өлкәсе бетерелә, һәм аның территориясе Әндиҗан һәм Фәрганә өлкәләре составына кертелә (Нәмәнгән шәһәре турыдан-туры Әндиҗан шәһәренә буйсындырыла). Өлкә 1967 елның 18 декабрендә торгызылган.

Административ-территориаль бүленеш

undefined

Административ үзәге ― Нәмәнгән ― Ташкенттан соң Үзбәкстанда халык саны буенча икенче эре шәһәр (2021 елда халкы 640 100 кеше).[3] Пәп туманында (районында) Таҗикстанның Согыд вилаятенә караучы Сарвак экславы урнашкан.[4]

Вилаять составында — 11 туман (район), 12 штб, 100 авыл һәм 8 шәһәр.[5]

Шәһәрләр
Туманнары
Туман исеме Туман мәркәзе
1 Чартак туманы Чартак
2 Чуст туманы Чуст
3 Касансай туманы Касансай
4 Меңболак туманы Җумашуй
5 Нәмәнгән туманы Ташболак
6 Нарын туманы Хакколабад
7 Пәп туманы Пәп
8 Түрәкурган туманы Түрәкурган
9 Өчкурган туманы Өчкурган
10 Уйчи туманы Уйчи
11 Янгикурган туманы Янгикурган

Икътисад

Нәмәнгән вилаятендә ефәк һәм текстиль җитештерү, аяк киеме ясау һәм мамык эшкәртү үсеш алган. Төбәкнең төп авыл хуҗалыгы продукциясе — шәраб, мамык, җиләк-җимеш һәм ефәк җитештерү өчен чимал.

Автомобиль ремонтлау цехы, химия заводлары һәм электромеханика предприятиеләре, Түрәкурган шәһәрендә кипкән җимеш җитештерү фабрикасы бар.

Халык кәсепчелегеннән үзбәк милли пычакларын ясау буенча Чуст фабрикасы игътибарга лаек. Чуст пычаклары туристлар арасында зур популярлык казанган.

2020 елда бәясе 200 миллион АКШ доллары торучы Hyundai бренды астында автомобиль заводы төзелеше башланган. Компания башта 400 гә кадәр йөк машинасы, микроавтобуслар һәм автобуслар чыгарырга һәм җитештерү күләмен әкренләп 2,5 мең берәмлеккә кадәр арттырырга җыена.

undefined

Транспорт

Төбәк территориясендә тимер юлларның озынлыгы ― якынча 140 км. 2016 елда 120 км озынлыктагы АңгрәнПәп тимер юлын төзү тәмамланган (проектның бәясе — $2,5 млрд доллар), яңа ПәпНәмәнгән тимер юлын төзү эшләре бара.

Автомобиль юлларының озынлыгы 11 800 км (асфальт-бетон белән капланганы 4000 км). Ташкент белән элемтә Камчик  [рус.] үткеле аша башкарыла.

Нәмәнгән аэропорты шәһәр үзәгеннән 12 км ераклыкта урнашкан.

Шәхесләр

Искәрмәләр

  1. Ўзбекистон табиий географияси, 2006. с. 165
  2. официальный сайт Комитета по межнациональным отношениям и дружественным связям с зарубежными странами при Кабинете министров Республики Узбекистан. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2020. Архивировано из оригинала 2 декабрь 2019 года.
  3. Абдулбосит. Namangan aholisi o‘tgan 1 yilda 56,6 ming kishiga ko‘paydi. namangan.uz. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2021. Архивировано 14 март 2022 года.
  4. Т.Расул-заде «Проблемы анклава Сарвак, или Как выживают изолированные таджики в Узбекистане» 09.07.2010
  5. Давлат классификаторлари (үзб.) [недоступная ссылка — история].(үле сылтама)

Сылтамалар