Габдрахман Латыйпов

Латыйпов Габдрахман Хәким улы (1917-45) — Кызыл Армия сугышчысы, артиллерист, сержант. Советлар Союзы Герое (1945).

Тәрҗемәи хәл

Латыйпов Габдрахман Хәким улы — 1917 елда хәзерге Башкортостан Республикасы Чакмагыш районының Иске Бәшир авылында туган. Милләте — татар. Урта белемле. Финанс инспекторы булып эшләгән. Кызыл Армия сафларына 1941 елның июнендә алынган. 1944 елдан КПСС әгъзасы. 1943 елның маеннан хәрәкәттәге армиядә.

32нче артиллерия полкның (31нче укчы дивизия, 52нче армия, 1 нче Украина фронты) туп командиры сержант Латыйпов 1945 елның 25 гыйнварында штурм төркеме составында, берен-челәрдән булып, Бреслау шәһәреннән (Польша) көньяк-көнчыгыштарак Одерны кичкән, плацдарм яулауда һәм дошманның 12 контрһөҗүмен кире кайтаруда катнашкан. Әлеге сугышта һәлак булган. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 10 апрелендә, үлгәннән соң бирелгән. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Вроцлав шәһәрендә җирләнгән.

Сылтама