Вроцлав

Вроцлав (пол. Wrocław [ˈvrɔt​͡swaf]), рус. Бреславль; алман. Breslau, силез. Wrocłow, силез. алман. Brassel, лат. Vratislavia, Wratislavia) — Польшаның көньяк-көнбатышындагы шәһәр, Түбән Силезия воеводалыгының үзәге. Одра елгасы буендагы порт.

Халык саны — 630 131 кеше (2011).[14]

Елъязмаларда 980 елдан телгә алына. Берничә гасыр алманнар кулы астында (1945 елгача) Силезияның баш шәһәре (Бреслау исемен йөрткән) булган. Эре сәнәгать шәһәре һәм мөһим тимер юллар төене. Транспорт машинал төзү, станоклар төзү, җиһазлар төзү, электротехника, үлчәү әсбаплары, химия, тукымачылык (текстиль), тегүчелек, полиграфия, азык-төлек сәнәгате үсеш алган. Вроцлавда университет, фәнни-тикшеренү һәм политехника институтлары, эре фәнни китапханә, опера театры, музейлар, ботаника һәм хайванат бакчалары бар. Шәһәрдә архитектура һәйкәлләр күп: берничә чиркәү, рәтүш бинасы (14—16 гасырлар) һ.б. сакланган.

Халык

1870[15] 1880[15] 1885[15] 1890[15] 1900[15] 1910[15] 1925[15] 1933[15] 1939[15] 1946[16] 1950[16] 1960[16] 1970[16] 1978[17] 1988 2002 2011
239050 272912 299640 335186 442709 512105 557139 625198 620976 170656 308925 430522 ~526000 ~597700 639138 639150 630131

Галерея

Шәхесләр

  • Муса Чахоровский (пол. Musa Çaxarxan Czachorowski, 1953), шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, нашир. «Przegląd Tatarski» (Татар күзәтүе) иҗтимагый-мәдәни журналының баш мөхәррире. Шигъри җыентыклар авторы.