Габдрахман Тайсугани

Габдрахман Тайсугани (тәхәллүсе, тулы исеме Габдрахман Туймөхәммәт улы Бикчурин[1]) – татар язучысы, мәгърифәтче, хаттат.

Тәрҗемәи хәле

1691 елда (1782 елдан Минзәлә өязе, хәзерге Сарман районы) Мортыштамак авылында туган. 1764 елда вафат. Абыйсы Әлмөхәммәт мулла (Әлмәтмулла) — Иске Әлмәт, Яңа Әлмәт (хәзерге Әлмәт шәһәре) авылларына нигез салучы.

Мөселман халыкларының баш күтәрү (1755—1756 еллар) җитәкчесе Батырша хәзрәттән (Габдулла Туктаргали улы Галиев), ул Тайсуган мәдрәсәсендә укытканда[2], белем алганлыгы мәгълүм[3].

Тайсуган авылы (хәзерге Әлмәт районы) мәчетендә имам һәм мөдәррис була.

Шигырьләр[4], «Меннә шәрхе», «Бостан әл-факия», «Әл-әфетбах», «Васыятьнамә» китапларын язган. Аларны мәдрәсә шәкертләре өйрәнгән.

Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхретдин, Морад Рәмзи хезмәтләрендә тәрҗемәи хәленә караган мәгълүматлар очрый. Шәҗәрәсе бар.

Искәрмәләр

  1. ↑ Татар энциклопедия сүзлегендә Габдрахман Туймөхәммәт улы Тайсугани дип бирелә.
  2. ↑ Золотой фонд. almetraion.narod.ru [рус.]
  3. ↑ Сарман районы энциклопедиясе, 1 нче китап: Чаллы: «Идел-Йорт», 2000, 29 бит
  4. ↑ Бер шигыре Ризаэддин бине Фәхреддинның «Асар» җыентыгында басылган (Ырымбур, 1901)

Чыганаклар

  1. Сарман районы энциклопедиясе, 1 нче китап: Чаллы, 2000, 29 бит.