Габриель Фаренһейт

Даниель Габриель Фаренһейт (Фаренһайт; алман. Daniel Gabriel Fahrenheit; , 24 май 1686(16860524), Данциг16 сентябрь 1736, Һаага) — алман физигы. Бөекбритания һәм Нидерландларда эшләгән. Спиртлы (1709) һәм төрекөмешле (1714) термометрлар ясаган. Үз исеме белән аталган температура шкаласын тәкъдим иткән. Анда гомум кабул ителгән таяныч нокталары — нормаль атмосфера басымында бозның эрү ноктасы белән суның кайнау ноктасы арасында температура интервалы 180 бүлеккә — Фаренһейт градусына бүленгән. Фаренһейт шкаласында бозның эрү ноктасы — 32 °F, суның кайнау ноктасы — 212 °F.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Daniel Gabriel Fahrenheit // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  2. Daniel Gabriel Fahrenheit // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  3. Daniel Gabriël Fahrenheit // Biografisch Portaal — 2009.