Боз
Боз (рус. лёд, град), себер татарларында мŏс, башкорт диалектларында мŏз, муз, нугай, кабардин-балкар, коми, угыз телләрендә буз, борынгы төрки телдә buz сүзләре борынгы гомумтөрки телдәге бууз сүзеннән алынган. Сүзнең м- варианты казакъ, каракалпак, уйгур, үзбәк телләрдә очрый; моз < муз иске татар әдәби телендә дә кулланылган.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
- Түбән температурада каты хәлгә килгән, туңган су;
- туңган су өслеге яки шуу өчен, су сиптереп, махсус туңдырылган мәйданчык; шугалак;
- салкын һавада түгәрәк бөртекләргә әйләнгән атмосфера явым-төшеме. Бу төркемгә шулай ук боз яңгыры, җылы кышкы кар, җәйге вак яңгыр һәм башка табигать күренешләре белән идарә итүче тәңреләр керә.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары:
- үзара мөнәсәбәтләрдәге салкынлык, читләшү, хәтер калу;
- боз кискеч, боз чапкыч (боз вата торган эш коралы), бозваткыч (боз ватып, башка судноларга юл ярып бара торган куәтле судно), бозлавык (боз кабыгы белән капланган җир өсте), бозлану (боз булып кату, боз белән каплану), бозлы (бозлары булган, боз каткан), бозлык (хәрәкәт итә торган тоташ, тыгыз боз массасы).
Өстәмә мәгълүмат
Бозлык. Планетаның поляр өлкәләрендә, Арктикада, Антарктидада һәм шулай ук биек тау башларында җир өслеге һәрвакыт боз һәм кар белән капланган. Биредә бозлыклар, ягъни күпьеллык боз тупламы җәелгән. Бозлык бозында катнашмалар аз, эрегәндә, аннан иң чиста су чыга.
Бозлыклар озын кыш эчендә җыелган кар җәен эреп бетәргә өлгерми торган урыннарда хасил була. Мондый шартлар 3000 м биеклектә температура һәрвакыт 0 °С тан түбән булган биек тау башларында барлыкка килә. Эреми торган зур карлар тупланмасын кар капламнары дип атыйлар. Аларда кар акрынлап тыгызлана, кристаллаша һәм бозга әйләнә. Башта кечкенә бозлык таулардагы иңкүлекне тутыра, аннары зурая һәм, тел рәвешенә килеп, сөзәклек буйлап акрын гына шуыша башлый. Җәен җылы булган үзәнлеккә төшеп җиткәч, акрын гына эри. Бозлык теленең очында барлык тупланган боз эреп бетә һәм су ташкынына боз елгасының чишмә башына әйләнә.
Бозлыкның өске өлешен туену өлкәсе, ә туплануга караганда тизрәк эри торган аскы өлешен чыгым өлкәсе дип атыйлар.
Тау бозлыклары бик күптөрле зурлыкта — 1 км дан 203 км га кадәр була. Аляскадагы иң зур Беринг тау бозлыгы шундый. Зурлыклары һәм формалары нинди булуга карамастан, барлык бозлыклар да хәрәкәт итә. Сәбәбе бозның үзлегендә: ул каты һәм уалучан булса да, калын катлам авырлык көче тәэсире астында сыгылмалыга әйләнә һәм ага башлый. Зур бозлыкларның, елгалар кебек, үзләренең кушылдыклары бар. Бозлыкларның гадәттәге хәрәкәт итү тизлеге елына берничә дистә сантиметрга җитә.
Поляр киңлекләрдәге бозлыклар, зураеп, гөмбәз хасил итә һәм җир өслегенең барлык тигезсез урыннарын тутыра һәм билгеле бер калынлыкка җиткәч, өлгергән камыр кебек агып чыга башлый. Андыйлар каплам бозлыклары дип атала. Тау бозлыкларындагы кебек үк, аларның да туену һәм чыгым өлкәләре бар. Тау бозлыкларында боз, гадәттә, кар суына, ә каплам бозлыкларында сулар чәчрәтеп, дулкыннар уйнатып, шаулап, океанга ишелеп төшкән айсбергларга тотыла. Ә айсберглар, агымнар һәм җилләр белән бергә сәяхәт итеп, океанга җиткәч эриләр.
Бозлыклар Җир шарындагы 10 % коры җирне каплап торалар. Алар Җир өслегендә суның мәйданы һәм күләме буенча Дөнья океаныннан соң икенче урынны билиләр, ә төче су күләме буенча алар белән елгалар да, күлләр дә, су асты сулары да ярыша алмый.
Бозлык дәвере (бозлык чоры). Бозлык дәвере (чоры) — Җир өстендә көчле салкынаю һәм бик киң мәйданнарда тоташ боз катлавы барлыкка килү белән характерлы чор. Ул берничә миллион ел дәвам итә. Материклар һәм океаннарның кат-кат бозлануы кискен үсә. Тарихта дистәләрчә елдан алып 200 миллион елга кадәр дәвам иткән бозлык чорлары бар.
Төньяк Боз океаны. Төньяк Боз океаны — Җир шарындагы океаннарның иң кечкенәсе һәм иң сае. Ул Арктика үзәгендә урнашкан, ә океанны, материкларның океанга кереп торган өлешләрен, утрауларны һәм архипелагларны эченә алган Арктикада үзе Төньяк полюс тирәли барлык киңлекне били. Океанның зур өлеше диңгезләрдән тора, аларның күбесе — кырый диңгезләр, һәм бары тик берсе генә — эчке диңгез. Океанда материкларга якын урнашкан утраулар күп.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Бозга бозаулау
- киләчәкне алдан күрмәү, юк эш эшләү.
Бозга таяну
- алдану.
Бозга язган
- чынбарлыкта юк, мөмкин булмаган; ышанычсыз, таянычсыз, эзсез югала торган.
Боз йөрәк
- мәрхәмәтсез, шәфкатьсез, хисләргә ярлы, каты күңелле кеше
Боз кузгалу
- озак тоткарланып торганнан соң, бер тармакта эш яки хәрәкәт башлану;
- язгы ташу вакытында елгадан боз агу.
Боз салкыны
- салкын мөнәсәбәт, бернәрсәгә дә искитмәүчәнлек.
Боз астында дулкын
- тышкы ягы тын, туң һәм катып калган бер хәлдәге нәрсәнең астында эчке хәрәкәт бару.
Боз белән тоз кебек
- аралары тату түгел.
Бозга атландыру
- алдау, кешене һәлакәткә салу, юк вәгъдәләр биреп ышандыру, бөлдерү.
Бозлы су сипкән кебек
- бик нык сискәнү.
Боз сугу
- боз явудан игеннәр һәлак булу.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар
- Җилгә җиленләгәнче, бозга бозаула.
- Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма, көзге боз көзге калынлыгы булса да, ышан.
- Суга сөялмә, бозга таянма.
- Судан боз булыр, боздан су булыр.
- Боздан чыксаң алдан чык, судан чыксаң арттан чык.
- Идел белән бозга таянма.
- Бер болыттан боз да явар, кар да, яңгыр да явар.
- Яңгырдан качкан бозга эләккән.
- Бозга сөянмә, яуга сыенма.
- Яшьлектә белгән — ташка язган, картайгач белгән — бозга язган.
Җырларда кулланылышына мисаллар
Ямьле язлар җиткәч,
Бозлар агып киткәч,
Зәңгәр күлдә аккош кагына.
Җәйнең ал таңында,
Юксынган чагында
Очып кына килсәң, ни була?
(«Моңлану», И. Закиров көе, М. Ногъман сүзләре)
Җир һәм күк тоташ бер нурда,
Бар дөнья йолдыз кебек.
Синсез дөнья булыр сыман,
Мәңгелек бер боз кебек.
(«Йолдызыма», С. Хәбибуллин көе, Г. Зәйнашева сүзләре)
Кайнар утта янам,
Бозлы суда калам,
Нихәл итим икән,
ничек үтим икән,
тормыш дулкыннарын…
(«Ялгыз торна», Ф. Тямаев көе, С. Хәйруллина сүзләре)
Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар
Сәгыйдәнең тутасы, авыз эченнән әллә нинди догалар укып, Сәгыйдәнең боздан салкын кулыннан тотып, капкага таба — актык өметкә таба күзен текәде (Г. Исхакый, «Остазбикә»).
Елга боз астына кача, карт урман ак кар белән кәфенләнеп, тагы да картаярак төшкән шикелле күренә; көннәр кыска, төннәр озын авыр, басынкы һәм куркыныч (Г. Ибраһимов, «Көтүчеләр»).
Үрәчәле чанага кырын яткан Әкрәм карый белән Сафаның да каш-керфекләренә бәс кунган, сакал-мыекларыннан боз сөңгеләре салынып төшкән (М. Галәү, «Мөһаҗирләр»).
Кадриянең күңелендәге төшенкелек хисләре язгы кояш астына эләккән боз шикелле тарала, эри барды (В. Имамов, «Кәнәфи»).
Гөлшәһидә тиз генә сукмакка төште дә, сиртмә бавына чиләген беркетеп, боз сарган коедан су алды (Г. Әпсәләмов, «Ак чәчәкләр»).
Мирзахан байларда хезмәт итә башлаганнан бирле, кар базына җәй буена эремәслек итеп боз тутырып кую аның вазифасына керә иде (М. Хәсәнов, «Саумы, Кояш!»).
Тагын Чулманда боз кузгалды, җылы яктан кояш белән бергә кошлар килде. Балыкчылар ауга чыктылар. Бозын ватып, шаулап-җәелеп аккан елга кебек, тормыш тагын ярларына сыеша алмыйча гөрләп ага башлады (Н. Фәттах, «Итил суы ака торур»).
Урман буендагы хәлсез гөрләвекләрнең өстен боз элпәсе каплап алган. Гөрләвекләр моның белән һич килешергә теләмәгән, алар, боз элпәсен ватып, өскә, якты дөньяга чыгарга теләгән (Г. Гыйльманов, «Йоклап калган умырзая хакында әкият»).
Кыш никадәр генә китмәскә тырышып тартышса да, бер көнне иртән елга бозы шартлады. Баштан гүләп торган, аннан соң шартлаган боз тавышы ишетелүгә, дәрестә утырган малай-шалай дәррәү ишеккә ташланды (З. Зәйнуллин, «Каршы таулар»).
Борыны белән бозга төртсәләр дә, безнең әти аптырап кала торганнардан түгел. Һәр очракта җаен табар, барыбер үзенекен итәр (Ф. Яруллин, «Әйбәт кеше»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т. 1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т. 2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.