Кырау
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
Көндез һаваның җиргә якын катлавында яки туфракта температура җылы булып, кичен яки төнлә 0°C тан түбән төшкәндә барлыкка килә торган бәс, сыкы.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары:
- кыраулы (кырау төшкән; кыраудан бәсәргән, сыкыланган), кырау сугу / алу / тию (кыраудан зарарлану; җир өстендә кырау барлыкка килү.
Өстәмә мәгълүмат
Кырау — җир өстендә барлыкка килгән туңган су тамчылары.
Яз башында, яисә көз ахырында төшкән чык тамчылары үтә күренмәле түгел, ә ак төстә була. Чөнки төнлә яки иртәнгә таба һава температурасы 0 градустан түбән төшә һәм су тамчыларын туңып бозга әйләнәләр. Димәк, кырау — чык туңу галәмәте.
Кырау җиләк-җимеш, яшелчәләргә зыян салырга мөмкин. Шунлыктан бакчачыларга үсентеләрне иртә язда бик нык сакларга, көзен кабак, помидор, кыяр кебек яшелчәләрне вакытында җыеп алырга киңәш ителә. Кишер, чөгендер, торма, шалкан кебек яшелчәләр кырауга бирешми, чөнки аларның үзәге җир астында урнашкан. Ә кырау, гадәттә, җирнең өстенә генә төшә. Хәтта соң җитешә торган кәбестәне дә кырау суга алмый. Туңса да, аның туңы кире кайта.
Элек татарларда «кырау куу» йоласы булган. Аны яз көне кырау төшмәсен өчен үткәргәннәр. Кырауны, чабата ыргыта-ыргыта, басу буйлап куганнар.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Кырау төшү / Башына кырау тигән (төшкән)
- чәчкә чал төшү, чәч агару.
Арага кырау төшү
- бер-береңнән читләшү, мөнәсәбәтләр начар якка үзгәрү.
Бәхетне кырау сугу / Бәхеткә кырау тию
- эшкә каршы килү, комачаулау;
- бәхетсезлеккә дучар булу.
Матур чәчәкне кырау тиз ала
- гүзәл кыз турында.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар
- Чәчәк кыраудан курка, кыз — алдаудан.
- Уңган бодайга кырау тими.
- Кырау яңгырны качыра.
- Шайтан таягына кырау тими.
- Башыңа чир тисә, янчыгыңа кырау тияр.
- Кояш батканда аяз булып, төньягыннан салкынча җил булса, кырау булыр.
- Яшен күп булса, баланны кырау алыр.
- Покраудан элек кырау төшсә, көз озак килер.
- Яз көнендә урманнарда зәңгәр чәчәк күп булса, ашлыкны кырау алмас, карабодай бик уңар.
Җырларда кулланылышына мисаллар
Язгы кырау сукты мәхәббәтне,
Язгы кырау төште арабызга.
Сулар сиптек, утлы күмер бастык,
Каны саркып торган ярабызга.
(«Язгы кырау», Г. Зарипова көе, Н. Әхмәдиев сүзләре)
Үпкәлисең миңа, мин дә — сиңа;
Кырау сукты җәйге челләдә.
Учагыбыз әле сүнмәс борын,
Ашыкканбыз көлен сибәргә.
Кем гаепле?!
Синме, әллә минме?!
Мин югалттым сине,
Син мине.
Ни җитмәде икән саклар өчен
Сабый чактан килгән сөюне?!
(«Җәйге кырау», Ф. Хатыйпов көе, М. Миншин сүзләре)
Кырау алды сөю чәчкәләрен,
Терелерме икән бу гөлләр?
Яшәрергә күпме вакыт кирәк,
Төзәлергә әрнү күңелләр.
Күңлемдәге сөю гөлләремә,
Салкын сулыш өрдең, түзмәдең.
Сулды инде бәхет чәчкәләрем,
Ә син шуны никтер сизмәдең.
(«Кырау алды сөю гөлләрен», И. Ногманов көе, Г. Шакирова сүзләре)
Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар
Һавалар суыгая башлап, яшел үләннәр кырау күргәч, кан тагы, сөт өстенә утыра торган каймак кеби, акыртын гына утыра, куера башлый (Г. Исхакый, «Сөннәтче бабай»).
Иртәгесен яшел чирәм өстендә кырпак яуган кар сыман кырау күренде (А. Алиш, «Яңа килен»).
Төнлә белән өй түбәләренә, капка башларына — бөтен җиргә җем-җем иткән ап-ак кырау төшә, агачларга бәс бәйләнә (Г. Бәширов, «Туган ягым — яшел бишек»).
Агачлар тәмам шәрәләнеп калды, елгалар-күлләр юка гына боз белән капланды, ялан-кырларга ак кырау ятты (Ә. Еники, «Мәк чәчәге»).
Хәзер инде кырау төшмәсен дә, боз яумасын — җиләк-җимеш өелеп үсәчәк (Г. Әпсәләмов, «Ак чәчәкләр»).
Гөлләрне кырау көйдергән, тик тәбәнәк бәрхет гөлнең кызгылт сары чәчкәләре генә чекерәеп утыра (М. Маликова, «Кызыл гөл»).
Әнисә күтәрелеп тә бәрелмәде, Якубның муенына да сарылмады, бары, кырау тиеп шиңгән гөл кебек эчтән тынып, моңсу гына карап басып торды (В. Имамов, «Күке»).
Киң җилкәсе, туп шикелле өреп тутырылган булмаса да, килешле бүлтәйгән беләге, алга чыгып торган күкрәге, муен тирәсендәге вак җыерчыклары, кырау иңә башлаган коңгырт чәче, барысы да аңа якын һәм газиз икән (Т. Галиуллин, «Сәет Сакманов»).
Ә менә сары розалар көннәр салкынаеп киткәндә бөреләнделәр, шуңа бераз гына соңрак ачылдылар, таҗларының очы да, кырау тигәндәй, каралыбрак тора… (Х. Ширмән, «Кыргыйлык»).
Нәкъ шул көндә өч яшь хатынның чәченә ак кырау сарылды (А. Әхмәтгалиева, «Синең өчен яшим»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т. 1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т. 2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.