Бәс

Бәс (рус. иней, изморозь, пороша). Чуаш телендә пас, мари телендә пäс, пас, бäс, каракалпак телендә баз «күгәрек» дигән мәгънәгә ия. Себер татарларында пәс «ява торган боз», госманлы, чагатай телендә пас «кунык, юшкын, тут» дигәнне белдерә. Галим Р. Әхмәтьянов фикеренчә, килеп чыгышы ачык түгел.

Сыкы (зықы) — рус. «густая, тяжелая пороша; пороша, которая бывает в особенно холодные и одновременно тихие дни; тихий, безветренный холод». Башкорт телендә зәһеү, сықы, һықы, чуаш телендә сăк, сăкă, сăхă «вак кына кар», «шудырмый торган карлы кышкы юл» мәгънәләренә ия. Гомумкыпчак сүзе булган сыха «кырпак кар; зыкы; җәяүле буран»ны аңлата. Гомумән әлеге сүзнең фарсы-таҗик телендәге заһ, заһи «сыкы, дымлылык» сүзенә барып тоташуы бик ихтимал. Татар теле диалектларында зық (зықы) салкын (суык) «көчле суык» кебек төшенчәләр бар.

Сүзлекләрдә тагын зыкы(н) чыгу, зыкыга тию тәгъбирләре очрый. Биредә сүзнең нигезе гарәп телендәге зäһм, зиһм, зäһим «авыр ис, тир исе» сүзеннән булса кирәк. Каракалпак телендә зыкым шыкты гыйбарәсе «бик нык арыдым», кыргыз телендә зыкым чыкты гыйбарәсе «авыр хәлдә калдым» дигәнне аңлата.

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

Бәс — җир өслеге 0ºС ка кадәр суынганда, төн аяз һәм җиләс булып, җирдән җылы пар бәреп торганда, туфракта, үләннәрдә һәм башка әйберләр өстендә барлыкка килә торган боз кристалларының калын булмаган катламы;

  • һавада җиңелчә томан булып күренгән сыкы бөртекләре;
  • күчерелмә мәгънәдә: чал; көмеш.

Сыкы (зыкы) — әйбер өстендә аның үз парыннан хасил булган юка гына кар катламы;

  • кышкы салкында сыек томан булып кына җемелдәп күренә торган кар бөртекләре.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары:

  • бәсле (өстенә бәс бөртекләре утырган), бәсләнү (бәс белән каплану), бәсәрү (агару, чал керү, чал төшү);
  • зыкылы (томанлы салкын, дымлы салкын, сыкы барлыкка китерә торган).

Өстәмә мәгълүмат

Бәс карсыман юка катлам; бик вак кар бөртекләре. Ул әйбер өсләренә (агач ботакларына, өй кыекларына һәм башка урыннарга) юка кар катламы булып утырса, һавада җиңелчә томан рәвешендәге кар бөртекләре булып күренә.

Бәс ничек барлыкка килә? Кыш җитеп, бик каты салкыннар башлангач, агач кәүсәләре, агач ботаклары, йорт диварлары, электр чыбыклары һәм башкалар бик каты суына. Бу вакытта җил дымлы җылы һава алып килсә, аларны бәс каплый, ягъни дымның пары суына, һәм ул бик вак кристаллар хәленә керә. Кристаллар агач ботакларына, коймаларга һәм башкалар урыннарга утыра. Шул ук вакытта кристаллар һавада җемелдәп күренергә дә мөмкин. Бәсне башкача сыкы дип тә атыйлар.

Бәскә төренгән агачлар кешене үзенә җәлеп итеп тора. Әле кичә генә гадәти булып күренгән дөнья бер мизгелдә әкияти илгә әйләнә, күңел күтәрелә.

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Зыкысын чыгарганчы

  • көче, хәле беткәнче, кара тире чыкканчы.

Зыкысын чыгару / Зыкысы чыгу

  • кат-кат чәйнәү, айкау, сыгу, кадерен бетерү, бәрәкәтен очыру;
  • бер сүзне кат-кат сөйләү, гайбәт чәйнәү;
  • хәлсез калу, тиргә бату.

Зыкы суык / Зыкы салкын

  • кышкы зәһәр, сөяккә үтә торган, агачлардан тир чыгара, бәс кундыра торган дымлы салкын.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар

  • Көн озая башлаган вакытларда бәс булса, җәй ашлык үскәндә чык булыр.
  • 10 гыйнварда (искечә) бәс булса, җәй яңгырлы килер.
  • 9 ноябрьдә (искечә) бәс булса, суыкка галәмәт, томан булса, җылыга галәмәт.
  • Кыш көне агач бәсләнсә, иген уңа.
  • Кыш көне бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
  • Әгәр бәс күп булып, агач ботаклары салынса, һәртөрле җимешләр һәм ашлыклар булыр.
  • Яхшы адәм яман булмас, картаюдан бәсәрсә дә, яман адәм яхшы булмас, дару белән йәшәрсә дә.
  • Кар өстенә бәс.

Җырларда кулланылышына мисаллар

Яңа елнын ак карлары

Дөньяга тулган,

Ак бәхетләр, ак бәс булып

Талларга кунган.

Яңа ел белән, туганнар,

Яңа ел белән, дуслар,

Яңа ел белән, күршеләр,

Яңа ел белән!

("Яңа ел җыры ", Н. Шәймарданов көе, К. Шәфикова сүзләре)

Ак бәс дигән чәчең

Коеладыр, әнкәй,

Коеладыр, бик еш тарама.

Балам кайтыр диеп

Матур күлмәк киеп,

Буш юлларга зарыгып карама.

(«Әнкәем», М. Әбделмәнов көе һәм сүзләре)

Шаян кар бөртегем минем,

Хисләрнең буранлысы!

Шашып гашыйк йөрәкләргә

Киртәләр буламы соң?!

Җылы җилләр булып кулың

Битемне назлап сыйпый.

Бәс булып назлы сүзләрең

Керфекләремдә йоклый.

(«Ярат чын йөрәгеңнән», А. Якшимбетов көе, М. Сәләхова сүзләре)

Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар

Кичә, актык яфрагын селкетеп, мескен кыяфәтендә утырган агачлар, бүген беренче суыкның китергән ак киемнәрен киеп, бәс белән уранып, тирә-якларына ясанган мөтәкәббир егет сыман карыйлар: гүя мыеклар куелган, кашлары, керфекләре дә озайган (Г. Ибраһимов, «Яшь йөрәкләр»).

Бу вакытта университет каршында йөзләгән халык, күбесенчә студентлар җыелган иде. Тышта кояшлы салкын көн, күктән энҗе бөртекләре кебек җемелдәп сыкы коела иде (Г. Әпсәләмов, «Күк күкләр»).

Төнлә белән өй түбәләренә, капка башларына — бөтен җиргә җем-җем иткән ап-ак кырау төшә, агачларга бәс бәйләнә (Г. Бәширов, «Туган ягым — яшел бишек»).

Миннән ике яшькә генә олы, чәчләре чигәдә генә бәсләнә башлаган хатыны көнкүреш комбинатында тегүче булып эшли (М. Хәбибуллин, «Икмәк кадере»).

Ике-өч сәгать карлы юллардан бата-чума барган машина өстендә бер-берсенә кысылып, бөрешеп утырган солдатлар өстеннән пар күтәрелә, аларга бәс куна, салкынлык шинель эчләренә кереп, йөрәкләргә кадәр барып җитә, кысып ала (З. Зәйнуллин, «Каршы таулар»).

Күктә кояш көлеп торса да, йөзгә бәреп язгы җил исә, ул кышның бәсле йөрәгенә соңгы мәртәбә батырып алынган хәнҗәр шикелле салкын иде, аның үткен, нечкә йөзе тәннең әллә кайсы төшләрен ачык урыннан да, кием аша да кисеп-кисеп үтә иде (Ф. Садриев, «Рәхмәт, әтием!»).

Иртән торуга, чиләктәге суларга хәтле бозланып ката, ишек җепсәләрен ап-ак сыкы каплый иде (В. Нуруллин, «Җавап бир, кеше»).

Агачларны сыкы сарган, кардан ясалганнар диярсең, ә өстән, багана башларындагы утлар яктысында җемелдәп, бәс коела (М. Маликова, «Саф сөю турында кыйссалар»).

Кышкы зәмһәрир салкын аларны урап-урап әйләнә, бүрекләр астыннан күренеп торган күз-кашларын бәс белән бизи, якалар, бүрекләр сыкы белән чуарлана (Н. Каштанов, «Бөркеткә сәлам әйтегез»).

Ап-ак бәскә төренгән агачлар янында мәһабәт яшел чыршы моңаеп утыра. Аның да ботак-канатларына ак юрган бөркәлгән (Х. Ширмән, «Асылъяр»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  10. Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  11. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т. 1 (А-Л). — 726 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т. 2 (М-Я). — 728 с.
  13. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Тема буенча өстәмә