Буран
Буран (рус. буран, метель) сүзе татар теле диалектларында бураган, ягъни «бурый-бурый ява торган кар», «кар җилләп һәм мул яву» фигыленнән ясалган. Әлеге фигыльнең исем коррелянты бура «гомумән җилләп яуган явым» дигәнне аңлата. Шулай ук бура сүзе сыйфат мәгънәсендә дә килә. Мәсәлән, телдә бура яңгыр тәгъбире бар.
Бу сүзләрнең параллельләрен барча төрки телләрдә табарга мөмкин. Мәсәлән, алтай, кыргыз телләрендә борогон, монгол телендә бороон «буран; көчле яңгыр» мәгънәсен белдерә. Тува телендә бораң «болытлы көн», төрек теле диалектларында боруқ «томан», фарсы, таҗик телләрендә боридан «яңгыр яву», боран «яңгыр» сүзләрен белдерә. Буран сүзе татар вариантында рус, мари, мордва һәм башкалар күп кенә күрше телләрдә дә очрый.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
- көчле җил белән күтәрелгән кар өермәсе;
- гадәттә тартымлы формада: җил белән күтәрелеп бөтерелгән тузан, ком өермәсе;
- кояшның магнит активлыгына бәйле тирбәнешләр;
- күчерелмә мәгънәдә: көчле гауга, ызгыш-талаш.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
- Буранлау (буранлы булу, җилләп, өермәләп тору), буранлы (бураны күп булган, гел буранлап торган; гаугалы, ызгыш-талашлы), бурау (өермәләү, өермәләнеп яву), җил-буран (җил һәм буран).
- җәяүле буран (җирне себереп исә торган буран), карга бураны (язын каргалар килер алдыннан була торган буран), сыерчык бураны (язын сыерчыклар килер алдыннан була торган буран), ком бураны (тузан чыгара торган буран), себертмә буран (карны, җир өстендә яткан башка нәрсәләрне себертеп, астан гына исә торган буран), сыргак буран (кары өскә ябыша торган буран), Сафура бураны (Рәбгузи кыйссаларында язылганча, Муса пәйгамбәрнең хатыны Сафура ком чүлендә чыгарган каты буран), ыжгырык буран (көчле ыжылдау, чыж-выж кебек тавышлар чыгаручы буран), буран тургае (кызылтүш).
Өстәмә мәгълүмат
Буран анасы. Элекке заманнарда әби-бабайларыбыз буранның иясе бар дип уйлаганнар. Имеш, ул җил чыгарган, кар кудырган һәм буран куптарган. Аны Буран анасы дип йөрткәннәр.
Ком бураны. Җил белән күтәрелеп, һавада очып, бөтерелеп йөри торган ком һәм тузан өермәсе. Икенче төрле аны тузан бураны дип тә йөртәләр.
Ком бураны ничек барлыкка килә? Җәй көне көчле җил, яки өермә чыгып, җир өстендәге комны, туфракны берничә метрга һавага күтәрә һәм билгеле бер юнәлештә очыртып алып бара. Безнең якта ком бураны, гадәттә, комлы яр буйларында, юлларда була. Ком чүлләрендәге ком бураннары иң көчлеләрдән санала. Аны Сафура бураны дип тә йөртәләр. Бу вакытта җил комны берничә километр биеклеккә күтәрергә мөмкин. Читтән караганда, комнан торган зур дивар синең өстенә килгән кебек тоела. Ком бураннары, гадәттә, корылык булган, ягъни дым җитмәгән төбәкләрдә күзәтелә.
Ком бураннары файда да китерә. Җил күтәреп алып киткән уңдырышлы туфрак бер урыннан икенчесенә күчә. Мәсәлән, Гавай утрауларында ул банан культураларының уңышын арттыруга ярдәм итә.
Ком бураннары океаннардагы тимер күләмен тулыландырырга булыша. Әгәр тимер җитмәсә, ул океаннарның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына сизелерлек йогынты ясар иде.
Ком бураны зыян да китерә. Күз күреме начарлану сәбәпле, ком бураны вакытында машина һәм очкычлар хәрәкәте туктала. Үсемлекләр зыян күрә, туфракның уңдырышлы өлеше юкка чыга. Ком буранында кешеләргә сулыш алу авырлаша. Көчле ком бураннары безнең планетаның рельефын да үзгәртәләр. Мәсәлән, чүлләрдә алар дюналарны күчерәләр.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Буран анасы
- буран иясе, буран чыгаручы.
Буранга очраган күркә кебек корышкан
- куркудан, я туңудан бик нык бөрешкән.
Буран куптару (уйнату, очыру)
- бик каты әрләү, тавыш чыгару, кычкыру, битәрләү.
Буран уйнатып (очыртып)
- кышын шәп ат-чаналарда кәефле кызу чаптырып йөрү турында;
- дәртләнеп, кызу-кызу эшләүгә карата.
Бурый буран, җылый олан
- табигать көйдән чыкканда бала да көйсезләнә, барының да көен көйләргә кирәк дип әйтүдән.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар
- Кунмыйм дигәнне караңгы кундырыр, адашмыйм дигәнне буран адаштырыр.
- Кыш җитсә, буран туздырыр, җәй җитсә, кояш кыздырыр.
- Җәйге җәяүле буран кышкыдан яман.
- Җиле булгач, бураны булыр.
- Яңгырдан качып буранга эләккән.
- Бурыйдыр буран, җылыйдыр олан.
- Тыштагы буранга чыдап була, өйдәге буранга чыдап булмый.
- Улым юк урамда, кайгым юк буранда.
- Аерылганны кар басар, бүленгәнне буран басар.
- Кар яуды дип куанма, бураны булыр соңыннан.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Сиңа кайтыр юлларымда —
Җәяүле буран
Юлларымны йөгерә-йөгерә
Чистартып куйган.
Колач җәеп каршы алды,
Нәкъ синең сыман.
Сиңа кайтыр юлларымда
Җәяүле буран.
(«Бураннар», Р. Нәгыймов көе, Ш. Җиһангирова сүзләре)
Ком бураны, ком бураны
Оренбурның урамы;
Илдә көрәш барган чакта
Өйдә торып буламы?
(«Ком бураны», татар халык сүзләре һәм көе)
Калдың син ак бураннарда,
Ак буран эчләрендә.
Калдың инде бураннарның
Дулаган төшләрендә.
Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.
(«Буран дулый», О. Усманов көе, Р. Миңнуллин сүзләре)
Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар
Көне-төне кар ява, җил ажгыра, туктаусыз буран уйный… Ноябрь чыгып җиткәне юк әле, шулай да дөнья кар туфаны астында калып, җир йөзен тирән көрт басты (Г. Ибраһимов, «Яшь йөрәкләр»).
Мостафа кайчандыр әнисенә карата кылган начарлыклары, салкын мөгамәләсе өчен вөҗдан газабы кичерә, шул хис аны салкын буранда юлга чыгарга мәҗбүр итә (Ш. Камал, «Буранда»).
Көн болытлы. Ай-йолдызлар күренми. Җәяүле буран себереп тора иде. Иргали, Аллага шөкер, кайтып җитәм бугай дип, атларын шактый җилле юыртып, Чулман өстенә төште (М. Хәсәнов, «Язгы аҗаган»).
Кичә Салих безне озата килгәндә, Кабан өстеннән кар себертеп искән әче җил тора-бара әнә нинди дәһшәтле буранга әйләнгән. Дәһшәтле буран, мине уяткан шикелле, аны да сискәндереп уяткандыр әле. Ул да күксел-зәңгәр күзләрен зур ачып, буран тавышын тыңлый-тыңлый уйланып ята торгандыр (Ә. Еники, «Гөләндәм туташ хатирәсе»).
Фатыйма, Гыймайның ярсыган чакларда нәрсәгә сәләтле икәнлеген яхшы белгәнлектән, өй эчендә дулап кубарга торган буранны басарга теләп сүзен йомшарта төште (Ф. Яруллин, «Кыйбласызлар»).
Буранның туктарга исәбе юк иде, ахрысы. Ул көчәйгәннән-көчәя, мәңгегә шулай гел буран гына ыңгырашып торыр кебек, көн мәңге ачылмас сыман (Р. Батулла, «Юл буенда зәңгәр чәчәк»).
Төньяк балкышы сүнәргә дә өлгермәде, купты давыл, чыкты буран. Җилнең кай яктан килеп искәнен дә белешле түгел (А. Хәсәнов, «Җәнбәт җәвере»).
Яз соңарып, әмма гайрәтләнеп килде. Сыерчык бураны ныклап туктарга да өлгермәгән иде, тау битләрендә, урамнарда ярсу ерганаклар кузгалды (В. Имамов, «Нәзер»).
Яңа ел алдыннан гына була торган бураннар быел иртәрәк килеп җитте. Әмма бу буран туе гына балаларны куркытмады, алар чаналарын, бозгавыкларын өстерәп, чаңгыларын киеп, таулы, ярлы урыннарга агылдылар (Г. Гыйльманов, «Язмышның туган көне»).
Урамдагы буранның дулавы, котырынуы ике кат тәрәзә аша өйгә үк ишетелеп торгач, Билал бүген гадәттәгедән җылырак киенергә һәм алданрак чыгып китәргә уйлады (М. Вәлиев, «Мәхәббәт маҗаралары»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т. 1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т. 2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.