Гади имәнборын
Гади имәнборы́н (лат. Coccothraustes coccothraustes) — тау чыпчыгы кошлар гаиләлегеннән сайрар кош. Аурупа, Азия һәм Төньяк Американың яфраклы һәм катнаш урманнарында яши. Татарстан территориясендә оялаучы һәм даими кышламаучы төр. Оя кору чорында Нократ аръягында — гадәти, Нократ алдында сирәк кош. Күбесенчә яфраклы урманнарда, бакча һәм паркларда оялый.
Гәүдәсенең озынлыгы 16–19 см, авырлыгы 50–70 г. Томшыгы юан, зур (исеме шуннан), каты җимеш орлыкларын һәм төшләрен җиңел ватып ашый. Койрыгы кыска. Ата кош алсу-җирән төстә, канатлары, койрыгы һәм томшык төбендәге табы кара төстә. Ана кош соры төстә. Оясын агачларда ясый. Кара тимгелле зәңгәрсу төстәге 4–6 йомырка сала. Агач, куак орлыклары һәм җимешләре, шулай ук бөҗәкләр, бигрәк тә коңгыз һәм аларның личинкалары беләнтуклана.
Чия бакчаларына зыян салырга мөмкин.
Чыганаклар
- Татар энциклопедиясе. — Казан, 2008. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- ↑ British Trust for Ornithology (ингл.) — 1932.
- ↑ 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1996.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
- ↑ Jetz W., Sekercioglu C. H., Böhning-Gaese K. The worldwide variation in avian clutch size across species and space (ингл.) // PLOS Biology / J. A. Eisen — PLoS, 2008. — Vol. 6, Iss. 12. — P. 2650—7. — ISSN 1544-9173; 1545-7885 — doi:10.1371/JOURNAL.PBIO.0060303 — PMID:19071959
- ↑ Gwefan Llên Natur
- ↑ Кызыл китап — 1964.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 IOC World Bird List Version 6.4 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
- ↑ 1 2 3 4 5 6 IOC World Bird List. Version 10.2 — 2020. — doi:10.14344/IOC.ML.10.2
- ↑ 1 2 3 4 Бельгийский список видов
- ↑ 1 2 3 IOC World Bird List. Version 10.1 — 2020. — doi:10.14344/IOC.ML.10.1
- ↑ https://app.bto.org/birdfacts/results/bob17170.htm
- ↑ Anderson S. R., Wiens J. J. Out of the dark: 350 million years of conservatism and evolution in diel activity patterns in vertebrates (ингл.) // Evolution / M. Noor — Wiley, 2017. — Vol. 71, Iss. 8. — P. 1944—1959. — 16 p. — ISSN 0014-3820; 1558-5646 — doi:10.1111/EVO.13284 — PMID:28636789
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2021.3 — 2021.