Гайшә Камаева
Гайшә Нургали кызы Камаева — татар җырчысы, Татар радиосы солисты.
Тәрҗемәи хәле
Гайшә Нургали кызы Камаева 1912 елның 23 декабрендә Казан губернасы Лаеш өязе Алексеевск волосте Юеш Көрнәле (хәзерге Татарстанның Алексеевск районына керә) авылында туган.[1]
1930-1941 елларда, шулай ук 1944-1948 елларда татар радиосы солисты була. 1949 елда Мәскәү шәһәренә күченә.
Иҗаты
Гаишә Камаеваның киң репертуары татар һәм башкорт халык җырлары, татар һәм башкорт композиторларының әсәрләрен үз эченә ала.
Европа һәм рус композиторларының вокал музыкасын пропагандалауга зур өлеш кертә.
Концерт эшчәнлеге алып бара.
Искәрмәләр
- ↑ Хәйруллина З. Радио җырчысы // Социалистик Татарстан. 1989. 7 май.
Чыганаклар
- «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, с.257.
- Ф. Ш. Салитова. «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2006.