Галактикалар тупланышы
Файл:Galaxy cluster IDCS J1426.jpg
IDCS J1426 галактик тупланышы Җирдән 10 миллиард яктылык елында урнашкан, 500 триллион Кояш массалы тупланыш
Галактикалар тупланышы - гравитацион рәвештә бәйләнгән галактикалар системасы, Галәмдә иң эре стуктуралар берсе.
Диаметры буенча уртача зурлыгы дистәләр миллион яктылык елы тәшкил итә.
Галактикалар тупланышлары ике төргә бүленә:
- Регуляр - төзек сферик формасында тупланышлар, анда эллиптик һәм линзасыман галактикалар өстенлек итә, төгәл үзәк өлеше бар. Әлеге тупланышлар үзәгендә гигант эллиптик галактикалар урнашкан. Мәсәлән: Вероника Чәче тупланышы.
- Иррегуляр - билгеләнгән формасы булмаган тупланышлар, галактикалар саны буенча регуляр тупланышка калыша. Бу төр тупланышларда спираль галактикалар өстен була. Мәсәлән: Кыз тупланышы.
Тупланышлар массалары 1013 - 1015 Кояш массалы булырга мөмкин.
2016 елда иң иске (CL J10010220) тупланышы табылган, ул Җирдән 11,1 миллиард яктылык елында урнашкан.