Галимҗан Сәйфетдинев

Галимҗан Сәйфетдинев (29 гыйнвар 1882(1882-01-29)10 сентябрь 1918(1918-09-10) (36 яшь)) — сәясәт эшлеклесе. 1902-1903 елларда Казанда инкыйлаби яшьләр түгәрәге әгъзасы. Прокламацияләр таратуда, инкыйлаби эчтәлекле брошюралар тәржемә итүдә, җилембасма «Республика» гәҗитен чыгаруда катнаша. 1905 елда кулга алына һәм Ырынбур шәһәренә сөргенгә озатыла; сөргендә «Степь», «Оренбургский край», «Урал» гәҗитләрендә хезмәттәшлек итә. 1917 елда Мөселман социалистлар комитетын оештыруда катнаша, комитетның президиумы һәм «Кызыл байрак», «Аваз» гәҗитләре мөхәррирләр коллегиясе әгъзасы. Казанда Совет хакимиятен урнаштыруда якыннан катнаша. 1918 елда Совет хакимиятенә каршы баш күтәргән чех-словаклар тарафыннан атып үтерелә.[1]

Искәрмәләр