Гали Акыш

Али Акыш (тат. Гали Акыш, тулы исеме — Алиулла Хисаметдин улы Агишев[1][2]; 14 гыйнвар 1918[3], Хәйлар, Манчжурия — 17 июль 2011[4], Анкара, Төркия) — танылган татар, төрек һәм немец журналисты һәм язучы, иҗтимагый һәм сәяси эшлекле, Татарстан Милли Мәҗлесенең мактаулы депутаты, Бөтендөнья татар лигасының мактаулы президенты, Гаяз Исхакыйның дәвамчысы[2].

undefined

Тәрҗемәи хәле

Төньяк Манчжуриядәге Хәйлар шәһәренең татар җәмгыятендә туа һәм үсә[2]. Әнисе — Латыйфа һәм әтисе — Хисаметдин, чыгышлары белән Пенза губернасының Өсть-Рахман волосте Татар Юнәсе авылыннан[3].

Татар башлангыч мәктәбен тәмамлаганнан соң (1929)[2], Гали Акыш рус гимназиясендә укый, аны 1936 елда тәмамлый. 1936—1938 елларда Каирдагы Әл-Әзһәр университетында белем ала[1]. 1938 елда Варшавада була, анда Гаяз Исхакый белән шәхсән таныша һәм аның техник ярдәмчесенә әверелә. «Идел-Урал» бәйсезлеге комитетының Европа вәкиллекләрендә эшли. «Милли байрак» газетында мәкаләләре басыла[3][2].

1940 елда Төркиягә күченә, анда Истанбул университетының икътисад факультетына укырга керә һәм журналист һәм җәмәгать эшлеклесе карьерасын башлый[3]. 1941—1944 елларда — «Төрки мәдәният берлеге» конфедератив оешмасының «Идел-Урал» бүлеге әгъзасы булып тора. 1945—1947 елларда төрек армиясендә офицер булып хезмәт итә, 1954—1956 һәм 1958—1966 елларда Анкарада НАТО хәрби вәкиллеге бюросында тәрҗемәче булып эшли[2].

1963 елда Анкарада аның «Idel-Ural Dagvasi hem Sovet Imperializmi» (Идел-Урал проблемасы һәм совет империализмы) исемле беренче китабы нәшер ителә[3]. Китап СССРда кискен тәнкыйть тудыра. Моңа җавап итеп, 1971 елда Казанда фәлсәфә фәннәре докторы Камил Фасиевның «На путях пролетарского интернационализма» («Пролетар интернационализм юлларында») исемле брошюрасы чыга, анда Гали Акыш "буржуаз милләтчелек"тә гаепләнә[5]. Соңрак Казанда С. Батыев һәм М. Абдуллин мөхәррирлегендә китап басылып чыга, анда шулай ук Акыш кискен тәнкыйтькә дучар ителә[5].

«Азатлык» радиосының татар-башкорт хезмәте җитәкчелеге чакыруы буенча, Гали Акыш 1966 елда Мюнхенга (Германия) күченә һәм радиостанциядә журналист һәм мөхәррир буларак эшли. Гали Акыш 17 ел дәвамында (1966—1983) радиода эшли[2][3].

Хатыны Зарифа ханымның вафатыннан соң, Гали Акыш Германиядән Төркиягә кайта һәм анда гомеренең соңгы елларын үткәрә. Анкарадагы Җәбәҗи зиратында җирләнгән[6].

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге

1938 елда Гали Акыш татар мөһаҗирлеге лидеры Гаяз Исхакый белән таныша һәм аның көрәштәшенә әверелә. Гаяз Исхакый анда үзенең дәвамчысын күрә һәм 1954 елда үлеме алдыннан аны татар мөһаҗирлегенең лидеры дип атый[6].

1969—1986 елларда ул Париж блогының генераль секретаре вазифасын башкара[7].

1990 елдан соң Гали Акыш тарихи ватаны белән элемтәләр урнаштыра ала, Казанга килә һәм Бөтендөнья татар конгрессы эшендә катнаша[6].

1991—1997 елларда Бөтендөнья татар лигасы президенты вазифасын башкара, соңрак аның мактаулы президенты була[8][9].

Иҗаты

Гали Акыш — рус, татар һәм төрек телләрендә берничә китап һәм 60 тан артык мәкалә авторы[2][8].

Төрек телендәге төп әсәрләре[2]:

  • «Idel-Ural Davası ve Sovyet Emperyalizmi» (Анкара, 1963);
  • «Ayaz İshakî» (Анкара, 1979);
  • «İdil-Ural’da Hürriyet Mücadelesi» (Истанбул, 1985);
  • «Aklımda kalanlar: Hatıralar-Konuşmalar» (Анкара, 2002).

Исемен мәңгеләштерү һәм танылуы

1992 елда Гали Акышка татар халкы Милли Мәҗлесенең мактаулы депутаты исеме бирелә, 1997 елда ул Бөтендөнья татар лигасы премиясе лауреаты була[10].

1997 елда ачылган Яр Чаллы шәһәрендәге 84 нче лицей-интернатына Гали Акыш исеме бирелә[11]. 2024 елда лицейда оешманың 40 еллык тарихында беренче тапкыр үткәрелә торган күләмле капиталь ремонт тәмамлана[12]. Хәзерге вакытта лицейда 435 укучы белем ала[13].

Чыганаклар

  • «Мирас» журналы, 1994 (5-6)/

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 Акыш Али. tatjur.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2026.
  2. ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Акыш Али. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2026.
  3. ↑ 1 2 3 4 5 6 105 лет назад родился литератор Али Акыш. tatarlar.info (14 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2026.
  4. ↑ Ушёл из жизни видный общественный деятель Али Акыш. Татар-информ (17 июль 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2011. Архивировано 27 октябрь 2015 года.
  5. ↑ 1 2 Али Акыш. runetbook.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2026.
  6. ↑ 1 2 3 Али Акыш: «Я не считаю себя татарским националистом». Бизнес Online (18 июль 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2026.
  7. ↑ Али Акыш. 1000kzn.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2026.
  8. ↑ 1 2 Акыш Гали Хисаметдинович. Милләттәшләр. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2026.
  9. ↑ Али Акыш. Peoples.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2026.
  10. ↑ Ali Akış. Biyografi.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2026.
  11. ↑ О лицее. Лицей-интернат №84 им. Гали Акыша. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2026.
  12. ↑ Лицей-интернат в Челнах отремонтировали впервые за 40 лет по нацпроекту. tvchelny.ru (18 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2026.
  13. ↑ Альфия Когогина ознакомилась с результатами капремонта Лицея-интерната имени Гали Акыша. tukay.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2026.

Сылтамалар