Гали Әбдерәзәков
Али Касыйм улы Әбдерәзәков (тат. Гали Касыйм улы Әбдерәзәков; 8 (21) декабрь 1912, Зөябаш, Сембер губернасы — 12 май 1992, Целинное[d], Алтай крае[1]) — Бөек Ватан сугышында катнашучы. Советлар Союзы Герое (1944).
Тәрҗемәи хәле
Али Әбдерәзәков 1912 елның 21 декабрендә Россия империясенең Сембер губернасы Сөнгәләй өязе Иске Тимошкино волосте Иске Тимошкино авылында туа[2][3].
1935 елда Ульяновск шәһәрендә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, Шилка шәһәрендә тәҗрибә-орлыкчылык лабораториясендә эшли[4].
Бөек Ватан сугышында катнашуы
1941 елның июнендә Эшче-крестьян Кызыл Армиясе (ЭККА) сафларына чакырыла. Бөек Ватан сугышы фронтларындагы сугышларда 1942 елның ноябреннән катнаша. 6 нчы армиянең 333 нче укчы дивизиясе 614 нче аерым саперлар батальонында хезмәт итә[5][6]. 1943 елда КПСС сафларына керә.
1943 елның 26 ноябренә каршы төндә Украина ССРның Запорожье өлкәсе Запорожье районы Каневское авылы янында сапер штурм төркеме составында Днепрны кичеп чыга, шунда елганың уң ярында өч рәтле чыбык киртәдә өч үткел (һәркайсы якынча тугыз метр озынлыкта) ясый, алар аша штурм төркеме уза[7][8]. Гитлерчыларның пулемет өемен граната белән юк итә һәм моның белән штурм төркеменә хәрби бурычны уңышлы үтәүне тәэмин итә.
Немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби бурычларын үрнәк күрсәтеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 22 февралендәге Указы белән сержант Али Касыйм улы Әбдерәзәковка Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (2692 нче санлы) тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә[9].
Сугыштан соң
1945 елда ЭККА сафларыннан демобилизацияләнгәннән соң, Алтай краеның Целинное районы Целинное авылында зоотехник булып эшли.
1992 елның 12 маенда вафат була, Целинное авылының иске зиратында җирләнгән[10].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Исемен мәңгеләштерү
Искәрмәләр
- ↑ Әбдерәзәков Али Касимович. Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ Әбдерәзәков Али Касимович. Журавли нашей памяти. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ Трое татар — Героев Советского Союза из Тимошкина: Хамзя Богданов, Абдулхак Умеркин и Али Әбдерәзәков. Миллиард.Татар. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ Шилкинская земля — земля героев! Забайкальский рабочий. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ Әбдерәзәков Али Касимович. Бессмертный полк. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ Әбдерәзәков Али Касимович. МирТесен. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ Әбдерәзәков Али Касимович. Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ Әбдерәзәков Али Касимович. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ Әбдерәзәков Али Касимович. Милләттәшләр. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ Сведения о захоронении. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ 1 2 3 Әбдерәзәков Али Касимович. Учетно-послужная картотека. Память народа. Министерство обороны Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ 1 2 Әбдерәзәков Али Касимович. Сведения о награждении. Память народа. Министерство обороны Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
Әдәбият
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Гали Әбдерәзәков [Тикшерелгән 17 декабрь 2009]
- Абдреза́ков Али Касимович // Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — С. 16. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в Российская книжная палата 87-95382.