Галләметдин Ханисламов
Галләметдин Ханисламов (Галләметдин Хөснетдин улы Ханисламов, 1873 – 21 гыйнвар 1942) – мөселман дин эшлеклесе, журналист. Ырынбур шәһәренең 1 җәмигъ мәчетендә хезмәт итә; бер үк вакытта «Дин вә мәгыйшәт» журналының баш мөхәррире һәм бер үк исемле басмаханә мөдире була. 1926—1928 елларда Уфада чыккан «Диянәт» журналы[1] эшчәнлегендә катнаша.
1930-елларда «Үзәк мөселман диния нәзарәте эше» буенча репрессияләнә; тоткынлыкта вафат була.
Искәрмәләр
- ↑ К 100-летию Башкортостана возобновляется выпуск журнала «Дианат». БР мөселманнарының диния нәзарәте сайты, 15.07.2019 [рус.]