Диянәт (журнал)

«Диянәт» (دیانت, Диянәт – «динлелек, дин тотучылык»[1]) — мөселманнар өчен 1926—1928 елларда Уфада чыгарылган рәсемле, дини мәгърифәт басмасы (журнал).

Тарих

1917 елда оешып, 1930-еллар ахырында ябылган БАССР мөселманнарының үзәк диния нәзарәте басма органы булган. Җаваплы мөхәррире һәм нашире — М. Гатаи (мөфти Мотыйгулла Гатауллин). Әлеге басма Мәскәү, Одесса, Уфа басмаханәләрендә нәшер ителгән. Анда дини тәгълимат, үгет-нәсихәт, мәхәлләләр саны, имам-хатиблар, мөәзиннәр турында мәгълүмат, кануннар һәм күрсәтмәләр басылган. Материалның күпчелеге гарәп әлифбасында төрки телдә (төрки-татар телендә), аерым документлар кириллицада рус телендә биреп барылган. Басма эшендә шулай ук мөселман дин эшлеклеләре Мотаһар Камалетдинов, Гыйниятулла Капкаев, Галләметдин Ханисламов һ. б. катнаша.

Журнал программасы

  • Дини вәгазь һәм нәсихәт хакында
  • Дини вә әхлакый тәрбия юллары
  • Дини вә рухани эшләрне алып бару хакында мәгълүмат
  • Дини, хөкеми вә фәлсәфәви мәкаләләр
  • Дин әһеләренең вазифави бурычлары
  • Дини сорауларга җаваплар һәм фәтвалар
  • Дини эшләргә бәйле кануннар, рәсми мәгълүматлар[2].

Яңа тарих

БР мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Айнур хәзрәт Биргалин башлангычы белән 2019 елның июленнән «Диянәт» (баш. Диәнәт) исемле журнал (янәдән) чыга[3][4]. Мөхәррире — Даян Мәҗитов. Тиражы — ~1 мең. Кварталга 1 мәртәбә чыга. Беренче саны мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин (19462019) истәлегенә багышлана. Штатта татарчага тәрҗемә итүче каралган, җомга хөтбәләре татарча да бирелә[5].

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре (төзүчеләр К. З. Хәмзин, М. И. Мәхмүтов, Г. Ш. Сәйфуллин). К.: ТКН, 1965, 112нче бит
  2. Сүз башы. «Диянәт», 1928 ел, № 1
  3. «Диянәт», 2019 ел, № 1. БР мөселманнарының диния нәзарәте сайты, 15.07.2019
  4. Муфтий Башкирии Айнур Биргалин совершил рабочий визит в город Агидель. Официальный сайт духовного управления мусульман РФ, 02.09.2019 [рус.]
  5. И. о. главы ДУМ Башкирии Айнур Биргалин: «Говорят, я молодой и злой». mkset.ru, 13.05.2019 [рус.]