Гамирҗан Исламхуҗин

Гамирҗан Исламхуҗин, Гамирҗан Дәүләтхуҗа улы Исламхуҗин (1929 елның 14 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарайлы1999 елның 29 октябре, РФ, Кемерово өлкәсе, Прокопьевск) ― шахтер, Кузбассның К. Е. Ворошилов исемендәге шахтасында бригадир (1950 елдан), РСФСР атказанган шахтеры, I, II, III дәрәҗә «Шахтер даны» билгесе иясе.

Тәрҗемәи хәле

1929 елның 14 декабрендә Татарстан АССР Сарман волосте (хәзерге Сарман районы Ләшәү-Тамак авыл җирлеге) Сарайлы авылында туган. Әтисе Дәүләтхуҗа Исламхуҗа улы (1903 елгы) Бөек Ватан сугышы башында фронтта хәбәрсез югалган[1]. Гамирҗан Сарайлы тулы булмаган урта мәктәбенең җиде классын тәмамлагач, Кузбасска китеп, шахтер һөнәренә өйрәтүче ФЗӨ мәктәбендә укый.

1948 елның июнь аеннан Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәрендәге кокс күмере чыгару буенча махсуслашкан К. Е. Ворошилов исемендәге шахтага[2] эшкә килә. 1950 елдан пенсиягә чыкканчы җир астында эшләүче шахтерлар бригадасы җитәкчесе булып тора. Берничә ел Монголиядә Налайх  [рус.] шәһәре шахтасында[3] эшли.

Хезмәте ил күләмендә куелган рекордлар белән данлана. Аның җитәкчелегендәге бригада 20 км дан артык «проходка» бирә.

Егерме елдан артык Прокопьевск шәһәре халык депутатлары советына депутат итеп сайлана.

1999 елның 29 октябрендә вафат. Прокопьевскиның мөселман зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Әдәбият

Сылтамалар

Искәрмәләр