Гаяз Исхакый урамы (Октябрьски)
Гаяз Исхакый урамы (баш. Ғаяз Исхаҡи урамы, рус. улица Гаяза Исхаки) — Башкортстанның Октябрьски шәһәрендә урнашкан урам.
Почта индексы 452613. ОКАТО коды 80435000000[1].
Координаталары 54.471001, 53.549122.
Тарих
Шәһәрнең 40нчы микрорайонындагы яңа урамга татар язучысы, җәмәгать-сәясәт эшлеклесе Мөхәммәтгаяз Гыйләҗетдин улы Исхакый (Гаяз Исхакый, 1878—1954) истәлегенә аның исеме бирелгән[2].
Урнашуы
Шәһәрнең көньяк-көнчыгыш өлешендә, 40нчы микрорайонда «Спутник» коттеджлар бистәсендә урнашкан кечкенә урам. Машина төзүчеләр урамы белән киселештә башлана. Зәки Вәлиди урамы белән киселештә тәмамлана. Акмулла урамы белән кисешә.
Игътибарга лаек объектлар
«Спутник» коттеджлар бистәсендәге урам шәхси йортлардан тора.
Әдәбият
- Атлас городов Республики Башкортостан. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2010.
Искәрмәләр
- ↑ Почтовый индекс улица Г.Исхаки, г. Октябрьский
- ↑ Октябрьский (улицы, носящие имена людей).(үле сылтама) Башкирская энциклопедия