Гаяз Сәхәпов

Гаяз Сәхәпов, Гаяз Җәмыйк улы Сәхәпов[1] (Гаяз Замикович Сахапов, 1939 елның 14 гыйнвары2024 елның 3 мае, РФ, ТР, Казан) — инженер-технолог, техник фәннәр кандидаты (1992), профессор (1981), ТАССРның атказанган химигы (1984), СССРның атказанган нефтехимигы (1988), Кол Гали исемендәге халыкара бүләк иясе (1993).

Тәрҗемәи хәле

1957—1965 елларда «Алькеевнефть» карамай чыгару идарәсендә.

1965—1997 елларда «Нижнекамскнефтехим»да: кишәрлек механигы, цех башлыгы, бутилкаучык заводы баш инженеры (1973-76), бутилкаучык заводы директоры (1976-1978), баш технолог (1978-1981), баш инженер (1981-1985), баш директор (1985-1997).

1997—2007 елларда «Петрокам» предприятиясенең баш директоры.

ТАССР Югары Советының XII чакырылыш депутаты (1990—1995), Татарстан Республикасының халык депутаты (1995—2000).

2024 елның 3 маенда 85 яшендә вафат була[2].

Искәрмәләр

  1. Сәхәпов Гаяз Җәмыйк улы / Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты, 1997, 214нче биттә
  2. "Түбән Кама нефть химиясе"нең элеккеге директоры Гаяз Сәхапов вафат. Татар-информ, 4.05.2024