Геннадий Юмарт
Тәрҗемәи хәле
1938 елның 5 маенда ЧАССР Кызыл Армия районы Арткы Карыки авылында туган. Чабаксарда педагогия институтын (1961) тәмамлый. 1961-1965 елларда Самара өлкәсе Исаклы районы мәктәпләрендә укыта. 1965-1970 елларда Чабаксарда китап нәшриятында , 1970-2000, 2004-2009 елларда фәнни-тикшеренү институтында, 2001-2006 елларда Чабаксарда дәүләт университетында эшли.[1]
Иҗаты
Файл:Г.Юмарт 1.jpg
Г.Юмарт. «Асаттесем»(Ата-бабалар) китабы [чуаш]
Беренче шигыре республика газетасы «Коммунизм ялавĕ» (Коммунизм байрагы) газетасында дөнья күрә. «Ялав» (Байрак), «Тăван Атăл» (Туган Идел) журналларында, «Çамрăк коммунист» (Яшь коммунист), «Тантăш» газеталарында әсәрләре басыла. Беренче шигырьләр җыентыгы - «Тивĕç» (Бурыч) (1961). «Курак тăманĕ» (Карга бураны) (1971), «Керменкке» (Теремкәй) (1979), «Нарспи дуслары» (1980), «Тĕрек» (Терәк) (1983), «Кĕмĕл алтăр» (Көмеш чүмеч) (1988), «Туган оя. Сайланмалар» (1989), «Авалхи хавал» (Борынгы рух) (2001), «Халал сăввисем» (Багышлаулар) (2004), «Асаттесем» (Ата-бабалар) (2006), «Чăваш литератури» (Чуаш әдәбияты) (2007), «Суйласа илнисем» (Сайланма әсәрләр) (2010) һ.б. китаплары чыкты.
Тәрҗемә
Тәрҗемәче буларак, рус, татар, украин, литва, маҗар язучыларының әсәрләрен, А.Блок, С.Есенин, А. Барто, К. Чуковский шигырьләрен туган теленә тәрҗемә итә. Г. Юмартның үз шигырьләре татар, латыш, болгар, итальян телләренә тәрҗемә ителгәннәр.
Әдәбият гыйлеме
В. Митта, И.Е.Тхти, М.Сеспель, К. Иванов иҗаты буенча фәнни хезмәтләрдән җыентыклар төзеп бастыра. «Чуаш балалар әдәбияты» хрестоматиясен, «Чăваш юмахĕсем» (Чуаш әкиятләре) китабын нәшер итә. Чуаш халык авыз иҗаты буенча 6 томлыкны (1973-1987) төзүдә катнаша. 37 китабы, 100 тәрҗемә әсәре, 200 фәнни хезмәте бар.[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Әдәбият
Сылтамалар
- Чуашстан китап пулаты [рус.]
- Чуаш электрон белешмәлеге [чуаш]
Искәрмәләр
- ↑ Чуаш белешмәлеге
- ↑ Чуашстан дәүләт китап пулаты мәгълүматы