Грет Мостни

Грет Мостни (алман. Grete Mostny Glaser; 17 сентябрь 1914, Линц, Цислейтания[d]15 декабрь 1991, Сантьяго) — Австрия чыгышлы Чили галим-антропологы .[2] Ул Чилиның милли табигать тарихы музее (инг. Chilean National Museum of Natural History) өчен археологик эзләнү алып барган.

Тәрҗемәи хәле

Грет Мостни 1914 елның 17 сентябрендә Австро-Венгриянең Линц шәһәрендә туган.

Вена университетын тәмамлаган, анда чакта борынгы Мисыр киемнәре турында диссертация язган. 1937 елда фашистларның оккупациясе аркасында ул Венадан күчеп киткән. 1939 елда Бельгиянең башкаласы Брюссельдә диссертациясен яклаган һәм докторлык дәрәҗәсен алган. Шуннан соң ул әнисе һәм абыйсы белән Рейхтан качып чыккан немецларның һәм австриялеләрнең күпсанлы общинасы яшәгән Чилига күчеп киткән.

Грет Мостни Мисырның Луксор һәм Каһирә калаларында археологик эзләнүләр алып барган. Сугыш азагында аны кабат Австрияга кайтырга чакырганнар, тик ул 1946 елда, Чили гражданы булып калуны яхшы күргәнлектән, бу илдә натуралашып торып калган. Ул Көньяк Америкада күп археологик казанулар үткәргән. 1954 елда Серро-Эль-Пломо тавында табылган[3], инклар тарафыннан корбан ителгән кыз баланың —Пломоның мумиясен[4] Чилиның милли музеена китерүдә катнашкан.

1964 -1982 елларда Мостни Чилиның Сантьягодагы милли табигать тарихы музеенда Чили галим-палеонтолог Humberto Fuenzalida Villegas (1904-1966) урынында аның музей җитәкчесе постын биләп торган.

Яман шеш авыруыннан Сантьягода 1991 елның 15 декабрендә вафат була.

Вена университетында Грет Мостниның национал-социализм корбаны булуын дәлилләүче документлар саклана. Университетның тарихи-мәдәни факультетының алдынгы студентларына 2013 елдан алып Грет Мостни премиясе тапшырыла.

Искәрмәләр

Сылтамалар