Григор Ахинян
Тәрҗемәи хәле
Әхинян Григор Мушегович 1926 елның 20 апрелендә ул вакыттагы Әрмән ССРның Караклис (хәзер Ванадзор) шәһәрендә туган.
1957 елда Ереван консерваториясен композитор һәм педагог, СССРның халык артисты (1977) Егиазарян Григорий Егиазаровичның (1908-1988) композиция классы буенча тәмамлый.
1950-1960 елларда эстрада ансамбле белән җитәкчелек итә, аннары Р. О. Меликян исемендәге музыка училищесында теоретик фәннәрдән укыта. Григор Ахинян укучыларының берсе — бүгенге көндә актив иҗат итүче композитор Эдуард Айрапетян.
1969 елдан педагогик эшчәнлеген Ереван консерваториясендә дәвам итә, 1981 елда доцент, 1989 елда профессор була.
1974 елдан СССР Музыка фондының Әрмәнстан бүлекчәсе идарәсендә рәис вазифасын башкара.
Укыту һәм башка хезмәт эшчәнлеге белән беррәттән иҗат белән дә шөгыльләнә: романслар, җырлар, спектакльләргә һәм фильмнарга музыка яза.
Музыкаль әсәрләре
- «Человек из легенды» операсы (1970, Ереван)
- Цовинар» / Ծովինար операһы (1973)
- «Героическая поэма» вокал-хор композициясе (1983)
- «50 миллионов за голову» музыкаль комедиясе (1967)
- «Ахтамар» / Աղթամար балеты (1961)
- «Лореци Сако» балеты (1961, Ованес Туманян поэмасы буенча)
- «Ивушка» балеты (1963)
- «Тондракийцы» / Թոնդրակյաններ ораториясе (1967, Ваагн Давтян шигырьләренә)
- «Времена года» хореографик циклы
- «Саят-Нова» / Սայաթ-Նովա кантатасы (1963, Егиш Аренец, Ованес Шираз һәм Ованес Туманян шигырьләренә; барысы 4 кантата, иҗат итү еллары — 1963 тән 1985 елга кадәр)
- дүрт симфония (1969-1983)
- «Ликование» увертюрасы (1960)
- «Комитас» / Կոմիտաս поэма-рапсодиясе (1969)
- скрипка һәм оркестр өчен концерт (1957)
- альт һәм оркестр өчен концерт (1985)
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Әрмән ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1972)
- Әрмән ССРың халык артисты (1990).
Әдәбият
- Музыкальный энциклопедический словарь / Гл. ред. Г. В. Келдыш. — М.: Советская энциклопедия, 1990. — с. 46-47 — ISBN 5-85270-033-9
- Arazyan К. Грегори Ахинян, Ереван, 1974. (Արազյան Թ., Գրիգոր Հախինյան, Երևան, 1974)
Сылтамалар
- Григор Әхинян на Allmusic [ингл.]