Гүзәл Сөләйманова (1927)
Гүзәл Гали кызы Сөләйманова (баш. Сөләймәнова Гүзәл Ғәли ҡыҙы; рус. Гузель Галеевна Сулейманова, 25 февраль 1927, Уфа, Уфа кантоны, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР — 14 апрель 1969, Уфа, РСФСР, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР) — совет балет артисты. Башкорт АССРның халык артисткасы (1953). РСФСРның халык артисткасы (1955). БАССР Югары Советының 7 нче чакырылыш депутаты. 1959 елдан КПСС әгъзасы[1].
Биографиясе
Гүзәл Гали кызы Сөләйманова 1927 елның 25 февралендә Уфа шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Әтисе, Шәгали агай, хәзерге Башкортстанның Ярмәкәй районы Исламбакты авылыннан. Әнисе, Габидә Гыйләҗетдин кызы Кудашева, хәзерге Башкортстанның Чишмә районы Кләш авылында туа.
1936 елдан 1947 елга кадәр (тәнәфесләр белән) Ленинград хореография училищесының башкорт бүлегендә белем ала (педагоглары — Н. А. Камкова, М. Ф. Романова)[2].
1941 елда Ленинградтан Уфага кайта, анда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасында эшли, кордебалетта һәм опера спектакльләрендә соло партияләрен бии. Уфага Киев опера һәм балет театры эвакуацияләнгән була. Гүзәл Сөләйманова белән Киев театры артисткасы, балерина Антонина Васильева, шөгыльләнә башлый. Алар бергәләп Гүзәл өчен «Коппелия» балетыннан Сванильданың дус кызы соло партиясен әзерлиләр[3].
1943 елда укуын дәвам итү өчен Пермьгә китә, анда Ленинград хореография училищесы һәм Ленинград опера һәм балет театры эвакуацияләнгән була.
1944 елда Башкорт автономиясенең 25 еллыгына куелган «Торна җыры» балеты өстендә эшләүдә катнашу өчен Уфага кайта.
1945 елдан Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының солисткасы булып эшли[2].
Училищены 1947 елда тәмамлый. Чыгарылыш кичәсендә Киров исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә бии, П. Чайковскийның «Аккош күле» һәм Л. Минкусның «Дон Кихот» балетларыннан ике па-де-де башкара.
Сөләйманова Ленинград балет мәктәбенең академик традицияләрен дәвам итүче була. Аның биюе чарланган техникасы, үтәү җиңеллеге, шигърилеге һәм нәфислеге, пластик яктан үзгәрү сәләте белән аерылып тора[2].
1955 елда Мәскәүдә Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша[2].
Театр белән СССР буенча һәм дөньяның 18 илендә, шул исәптән Суданда (1957), Шотландиядә (1958), Франциядә, Туниста, Мароккода (1959) гастрольләрдә була[1].
1969 елның 14 апрелендә вафат була. Уфада җирләнгән[4].
Спектакльләрдәге рольләре
- Мария — «Бакчасарай фонтаны», Б. Асафьев (1945, дебют);
- Одетта-Одиллия — «Аккош күле», П. Чайковский;
- Джульетта — «Ромео һәм Джульетта», С. Прокофьев;
- Жизель — «Жизель», А. Адан;
- Китри — «Дон Кихот», Л. Минкус;
- Тао-Хоа — «Кызыл мәк», Р. Глиэр;
- Лауренсия — «Лауренсия», А. Крейн (беренче башкаручы);
- Раймонда — «Раймонда», А. Глазунов (беренче башкаручы);
- Зәйтүнгөл — «Торна җыры», Л. Степанов һәм З. Исмәгыйлев;
- Әминә — «Тау бөркете» (Салават Юлаевның хатыны);
- Галимә — «Кара йөзләр», Х. Заимов һәм А. Чугаев;
- Гөлнәзирә — «Гөлнәзирә», Н. Сабитов;
- Сәри — «Күкрәүле сукмактан», К. Караев (беренче башкаручы);
- Зәрифә — «Тау риваяте», А. Ключарёв (беренче башкаручы).
Концерт репертуары
- «Элегия», С. Дречин һәм Ф. Сәттаров, С. Рахманинов музыкасына;
- И. Дунаевский, В. Ребиков һәм башка композиторлар музыкасына вальслар.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Башкорт АССРның халык артисткасы (1953);
- РСФСРның халык артисткасы (1955).
Хәтер
- Уфада Октябрь Революциясе урамындагы Сөләйманова яшәгән 9 нчы йортка мемориаль такта урнаштырылган[2].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Сулейманова Гузель Галеевна // Театральная энциклопедия. Том 4 / Глав. ред. П. А. Марков. — М.: Советская энциклопедия, 1965. — 1152 стб. с илл., 76 л. илл. с.
- ↑ 1 2 3 4 5 Сулейманова Гузель Галеевна. Башкирская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2026.
- ↑ Сулейманова Гузель Галеевна. museumrb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2026.
- ↑ Фотография могилы. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2026. Архивировано 5 март 2016 года.