Гәп
Гәп яки сленг — яңа сүзләр яки инде булган сүзләрнең яңа мәгънәле җыелмасы. Гәп, күбесенчә, төрле җәмгыять берлекләре (социаль, профессиональ, яшь буенча төркемнәр) тарафыннан кулланыла.
Татар халкы өчен гәп сүзләре яңалык түгел. Мәсәлән Казандагы Яңа Татар бистәсенең үз гәп сөйләме булган:
Кайтып киләм, малай, караңгыда, каршыга бер рәтче очрады. Чаппах теңәр кыптымән, кәңкәйде.Җәбенә кердем, пәнҗөкиедә юк иде, текесен ал да тай!
Бүгенге әдәби телгә тәрҗемәсе:
Кайтып киләм, малай, караңгыда, каршыга бер талаучы очрады. Кададым тегеңә пычак белән, егылды. Кесәсенә кердем, бер тиен акчасы да юк иде, сәгатен алып качтым!
Сленглар яшьләр арасында актив кулланыла. Мәсәлән, 2025 елның 18 августында The Guardian басмасы Кембридж сүзлегендә (ингл. The Cambridge Dglish Dictionary) интернет-мәдәният белән бәйле яңа сүзләр барлыкка килүен хәбәр итә. Алар арасында «скибиди», «традвайф», «бролигархия» һәм «делулу» бар[1].
Татар гәп сүзлеге
Бүгенге татарлар (аеруча яшьләр) тарафыннан да гәп кулланыла. Һәрбер профессиянең диярлек үз гәбе була. Гәп аеруча пәрәвездәге социаль челтәрләрдә (Facebook, Vk.com һ.б.) еш очрый.
Шулай ук карагыз
Чыганаклар
ЛЕКСИКОЛОГИЯ ФӘНЕНӘ КАРГАН ТЕРМИННАРНЫҢ КЫСКАЧА СҮЗЛЕКЧӘСЕ. 2012 елның 17 апрель көнендә архивланган.
bg:Групов говор fa:زبان عامیانه id:Bahasa prokem pl:Gwara
- ↑ От «скибиди» до «делулу»: Кембриджский словарь пополнился лексиконом из интернет-культуры. Life.ru (18 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.