Гәүһәр Батталова

Батталова Гәүһәр Тимерхан кызы (22 декабрь 1965, Уфа) — тележурналист, дәүләт хезмәткәре. 2011 елдан — «Борынгы Уфа» тарихи-мәдәни музей республика дәүләт бюджет учреждениесен җитәкчесе, БСТ телеканалының баш мөхәррире[1][2]. Шәһит Ходайбирдин исемендәге бүләк лауреаты (2002), Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2002).

Тәрҗемәи хәле

Гәүһәр Тимерхан кызы Батталова 1965 елның 22 декабрендә Башкорт АССРның башкаласы Уфада туа.

1988 елда Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге

  • 1988—1998 елларда Башкортстан телевидениесенең балалар һәм үсмерләр тапшырулары мөхәррире;
  • 1999—2010 елларда Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясенең иҗтимагый-сәяси программалары редакторы;
  • 2011 елдан — «Борынгы Уфа» тарихи-мәдәни музей республика дәүләт бюджет учреждениесе директоры;
  • 2023 елдан — БСТ телеканалының баш мөхәррире[3].

Гәүһәр Батталова түбәндәге телефильмнарның сценарий авторы:

  • 2002 — «Батыр», «Эльбрус», Янчык («Кисет»);
  • 2003 — «Йөрәк» («Сердце»);
  • 2004 — «Мин үлмәдем, башкортлар!» («Я не умер, башкиры!»);
  • 2006 — «Җир кодрәте» («Притяжение земли»);
  • 2010 — «Ахмет‑Заки Валиди Тоган. Долгий путь домой»;
  • 2021 — «Меня зовут Салават» документаль фильмының авторы һәм продюсеры[4];
  • 2024 — «Место силы. Визит-центр „Тура-хан“» фильмы проекты җитәкчесе һәм сценарий авторы.

Гәүһәр Батталова тапшыруларын, репортажларын башкорт һәм рус телләрендә оста алып бара.

Тәҗрибәле тележурналист буларак, яңа эшли башлаган яшь коллегаларына ярдәм итә.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

  • Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2002);
  • Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2002);
  • «За трудовую доблесть» медале (2024)[5].

Әдәбият

  • Кутлугаллямов Марсель. Добродетели трудная судьба — Республика Башкортостан, 2010, 15 сентябрь.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. ↑ Батталова Гаухар Тимерхановна (1965) (рус.). Башкортстан Республикасы Милли китапханәсе. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  2. ↑ Администрация и работники (рус.). Борынгы Уфа тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  3. ↑ Батталова Гаухар Тимерхановна (1965) (рус.). Башкортстан Республикасы Милли китапханәсе. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  4. ↑ «Меня зовут Салават»: в Уфе презентовали фильм о российском скульпторе Салавате Щербакове (рус.). Башинформ (16 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  5. ↑ В Башкирии авторы фильма «Место силы. Визит-центр «Тура-хан» удостоены высоких наград (рус.). БСТ (июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.