Гөлназирә (бию)

Гөлназирә — шул ук исемле җыр көенә салынган милли күмәк уен биюе.

undefined

Тарихы

Беренче тапкыр профессиональ сәхнәгә ХХ гасырның 40нчы еллары башында Башкорт дәүләт халык биюләре ансамбле башкаруында чыга. Аны Фәйзи Гаскәров «Башкорт колхоз биюләре» хореографик сюитасының өлеше буларак куя.

1952 елдан алып «Гөлназирә» аерым бию буларак башкарыла — аны сигез һәм аннан да күбрәк биюче пар башкара. Халык биюенә генә хас формалар кулланылган бию тулы театраль-хореографик картина барлыкка китерә.

Биючеләр

«Гөлназирә» биюен башкаручы солистлар: Рәвилә Хаҗиева белән Хизбулла Зөбәйдуллин, Рәшидә Туйсина белән Әхәт Фәсхетдинов, Фәния Амантаева белән Айдар Зөбәйдуллин,[1] бию Татарстан җыр һәм бию ансамбле коллективы[2] башкаруында да билгеле.

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Башҡорт халыҡ ижады. Йырҙар. 1‑се кит. Өфө, 1974.
  • Нагаева Л. Н. Танцы восточных башкир. М., 1981.
  • Гөлназирә (бию) // Башҡорт энциклопедияһы. — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Төркемнәр