Гөлнур Колсарина
Колсарина Гөлнур Галинур кызы (рус. Гульнур Галинуровна Кульсарина; 19 октябрь 1977, Аллагуат авыл советы[d], Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — галим-филолог, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре докторы[1]. Башкортстан Республикасының «Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе (2017 елдан), «Россия халыклары ассамблеясы» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлекчәсе рәисе[2]. Башкортстан Республикасының VI чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты (2018).
Тәрҗемәи хәле
Гөлнур Галинур кызы Колсарина 1977 елның 19 октябрендә Башкортстан АССРның Стәрлебаш районы, Аллагуат авылында туа[3].
1999 елда Башкорт дәүләт университетын, 2007 елда Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясен тәмамлый[4].
2000 елдан — республика социаль-психологик хезмәте мөдире, Яшьләрнең хезмәт мәшгульлегенә булышлык итү үзәге җитәкчесе, Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте комитетының оештыру-массакүләм, хокукый һәм социаль эшләр бүлеге директоры[5].
2007 елдан Башкортстан Республикасы Президенты Хакимиятендә эшли: Эчке сәясәт идарәсенең әйдәп баручы консультанты, Гражданлык институтлары белән элемтәләр буенча бүлекнең баш консультанты, иҗтимагый-сәяси үсеш бүлеге мөдире урынбасары вазифаларын башкара[6].
2010—2021 елларда — «Уфа киҗе-мамык комбинаты» ачык акционерлык җәмгыятендә генераль директор ярдәмчесе, соңрак генераль директор урынбасары. Бер үк вакытта Россия фәннәр академиясе карамагындагы Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында тел белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре булып эшли.
2021 елның февраленнән — «Коммерция инновацион тресты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең иҗтимагый-сәяси һәм стратегик мәсьәләләр буенча директор урынбасары. 2023 елдан — «"Башкортстан" махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү республика үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры, «Ватан сакчылары» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының Башкортстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе[7].
Фәнни эшчәнлеге
Гөлнур Колсарина 150 фәнни мәкалә һәм 4 монография авторы.
Галим башкорт халык авыз иҗатының телен өйрәнә, фольклорның милли дөнья картинасының семантик яктан үсешен тикшерә, фольклор текстларының лингвистик кыйммәтен анализлый һәм аларны системага сала[8].
Ул 2004 елда «Башкорт халык әкиятләренең теле һәм стиле» темасына кандидатлык диссертациясен[9], 2018 елда «Башкорт фольклоры текстларында этнолингвистик дөнья картинасы» темасына докторлык диссертациясен яклап, филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен ала[10]. Ул — 200 дән артык фәнни мәкалә һәм алты монография авторы.
Аның «Язык и стиль башкирских народных сказок», «Национальная языковая картина мира в текстах башкирского фольклора» исемле гыйльми хезмәтләре бар.
Җәмәгать эшчәнлеге
- VI һәм VII чакырылыш Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты[11];
- «Бердәм Россия» сәяси партиясенең парламент фракциясе һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтаеның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы[12];
- Башкортстан Республикасы Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе[13];
- «Халык контроле» федераль партия проектының төбәк координаторы;
- Уфа шәһәренең Совет районы хакимияте каршындагы Иҗтимагый совет рәисе;
- «Хатын-кыз — милләт анасы» республика бәйгесенең авторы һәм җитәкчесе.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2017);
- Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы (2019);
- Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2022)[14];
- Башкортстанның Халыклар дуслыгы ордены (2024)[15][16];
- Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Армия генералы Маргелов» һәм «Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдәге уңышлар өчен» медальләре;
- Башкортстан Яшьләр сәясәтенең мактаулы хезмәткәре;
- «Серебряный голубь» милли иҗтимагый премиясе лауреаты;
- Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтаеның Мактау грамотасы;
- Бөтендөнья башкортлар корылтаеның «Ал да сәс нур халҡыңа» медале.
Искәрмәләр
- ↑ Объявление о защите диссертации, archived from the original on 2021-04-11, retrieved 2021-04-11
- ↑ Председатель Регионального отделения ОГО «Ассамблея народов России» Республики Башкортостан Кульсарина Гульнур Галинуровна (рус.). Региональное отделение ОГО «Ассамблея народов России» Республики Башкортостан. Официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026. [рус.]
- ↑ Кульсарина Гульнур Галинуровна (рус.). Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан» (30 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026. [рус.]
- ↑ Кульсарина Гульнур Галинуровна (рус.). Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан» (30 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026. [рус.]
- ↑ Кульсарина Гульнур Галинуровна (рус.). Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан» (30 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026. [рус.]
- ↑ Лица Партии Кульсарина Гульнур Галинуровна (рус.). Партия «Единая Россия». Официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026. [рус.]
- ↑ Алик Шакиров. В Башкирии открылся региональный филиал фонда «Защитники Отечества» (рус.). ИА «Башинформ» (31 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026. [рус.]
- ↑ Кульсарина Гульнур Галинуровна (рус.). Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан» (30 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026. [рус.]
- ↑ Язык и стиль башкирских народных сказок. Тема диссертации и автореферата по ВАК РФ 10.02.02, кандидат филологических наук Кульсарина, Гульнур Галинуровна (рус.). disserCat — электронная библиотека диссертаций (2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026. [рус.]
- ↑ Этноязыковая картина мира в текстах башкирского фольклора. Тема диссертации и автореферата по ВАК РФ 10.02.02, доктор наук Кульсарина Гульнур Галинуровна (рус.). disserCat — электронная библиотека диссертаций. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026. [рус.]
- ↑ 6 созыв (РБ). Кульсарина Гульнур Галинуровна. Кизильский одномандатный избирательный округ № 28 (рус.). Государственное Собрание — Курултай Республики Башкортостан (Официальный информационный портал). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026. [рус.]
- ↑ Кульсарина Гульнур Галинуровна. Кизильский избирательный округ № 28 (рус.). Государственное Собрание — Курултай Республики Башкортостан (Официальный информационный портал). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026. [рус.]
- ↑ РОО «Общество башкирских женщин». Председатель Кульсарина Гульнур Галинуровна (рус.). Региональная общественная организация «Общество башкирских женщин». Официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026. [рус.]
- ↑ Радий Хабиров поздравил женщин Башкортостана с Международным женским днём (рус.). Интернет—портал «Культурный мир Башкортостана» (7 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026. [рус.]
- ↑ Орденом дружбы народов удостоили руководителя Ассамблеи в Республике Башкортостан (рус.). Региональное отделение ОГО «Ассамблея народов России» Республики Башкортостан. Официальный сайт (1 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026. [рус.]
- ↑ Руководителя «Ассамблея народов России» Гульнур Кульсарину наградили орденом дружбы народов РБ (рус.). Ассамблея народов Республики Башкортостан. Официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026. [рус.]
Сылтамалар
- Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан». Кульсарина Гульнур Галинуровна [рус.] [Тикшерелгән 11 март 2026].
- Государственное Собрание — Курултай Республики Башкортостан (Официальный информационный портал) Кульсарина Гульнур Галинуровна [рус.] [Тикшерелгән 11 март 2026].
- Официальный сайт партии «Единая Россия». Кульсарина Гульнур Галинуровна [рус.] [Тикшерелгән 11 март 2026].
- Проект Депутаты. Кульсарина Гульнур Галинуровна [рус.] [Тикшерелгән 11 март 2026].
- Региональное отделение Общероссийской общественно-государственной организация «Ассамблея народов России» Республики Башкортостан. Официальный сайт [рус.] [Тикшерелгән 11 март 2026].
- Сайт журнала Ватандаш. Забота как миссия О поддержке участников спецоперации и их семей в республике. 4 декабря 2025 года [рус.] [Тикшерелгән 11 март 2026].
- Стал известен состав депутатов. Зианчуринская районная газета [рус.] [Тикшерелгән 11 март 2026].