Даниэл Шехтман
Дан Ше́хтман — Исраил галиме, физик, химик. «Квазикристаллар»ны ачу өчен 2011 елның химия өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты[1].
Тел-Әвивтә 1941 елда туа. 1966 елда Технионда бакалавр дәрәҗәсен ала, 1968 елда магистр була, ә 1972 елда PhD дәрәҗәсенә ирешә.
1996 елда Шехтман Исраил фәннәр академиясенә, 2000 елда — АКШның милли техник академиясенә, ә 2004 елда — Европа фәннәр академиясенә әгъза булып сайлана.
1984 елдан бирле Шехтман бишенче тәртиптәге симметрия күчәрле квазикристалларны тикшерә[2]. Аларны ачу өчен 2011 елда ул химия өлкәсендә Нобель премиясенә лаек була.